Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Үзәк Чыршы утларын балкытты

Бүген “Нефтьче” Мәдәният сарае каршындагы шәһәрнең төп Чыршысын ачу тантанасы узды.

Тантаналы ачышта район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Ул әлмәтлеләргә ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Әлмәт халкын шулай ук “Татнефть” компаниясе генераль директорының урынбасары Ринат Шәфигуллин да котлап узды. 


Мәйданда энә төшәрлек тә урын калмаган. Мәйданчык махсус “йолдызлы күк” асылмалы конструкциясе белән бизәлгән, фотога төшү өчен махсус фотозоналар эшли.

Балаларга “яшел лабиринт” һәм фотога төшү өчен махсус фотозоналар эшли. Биредә шулай ук  “Минем иң яхшы һөнәрем” бәйгесенең арт-объектлары да урын алган. Бәйрәмнең хуҗасы – “Чыршыбикә” исә шәһәр халкын колач җәеп каршы алды. 

Башкала артистлары һәм җирле коллективларның чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса