Зөфәр Хәйретдинов: «Җырның яртысын урларга ярый»
Плагитака каршы көрәш хәзер Татплагиат аккаунтына күчте. Плагиатлык хакында танылган җырчы һәм җырлар авторы Зөфәр Хәйретдиновның фикере:
- Миңа син минем җырымны урладың, дип бер кешенең дә килгәне юк. Ләкин минем үземнең фикеремне сораганнары бар, менә бу җыр шуңа ошаган, моңа ничек карыйсың дип. Аңа закон буенча берәр җәза каралганмы дип тә сорыйлар. Әмма күп сүзләр шуннан артмый. Хәзер бит һәрбер җырны тыңлап, ул җырдан нәрсә дә булса казып чыгарып була. Бүгенге көндә, мәсәлән, кайсыдыр җыр бик популяр. Һәм әгәр дә кемдер шушы җырга охшатып язса, бу ул кешенең кесәсенә керү дигән сүз инде, махсус шушы юнәлештә урлашу дип атала. Андый җырлар кызганычка каршы очрый, бар алар. Бу, әлбәттә, авторның шәхси эше. Чыннан да аның эшен урлаганнармы юкмы икәнен ул үзе генә исбатлый ала. Беренчедән, моны экспертиза расларга тиеш һәм шушы документ белән судка барасың, ул үз карарын чыгара. Ләкин бездә андый очракның булганы юк. Ялгышмасам, Россия күләмендә дә кайсыдыр авторның судлашып йөргәнен хәтерләмим.
Суд буенча плагиатлык 4 такттан артып китмәскә тиеш. Бу әсәрнең якынча яртысын тәшкил итә. Димәк, җыр 8 такттан торса, аның яртысын урларга ярый дигән сүз. Аның бит әле иң матур өлешләрен генә урлыйлар. Кереш өлешне беркем урламый.
Бүгенге көндә тагын бер чир бар әле, чит ил әсәрләрен үзләренеке итеп язган әһелләр бар. Турыдан-туры, бу инде плагиат түгел, сүзләрендә яңа текстлар, ә музыка шул ук кала. Бу инде статья.
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа