Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Замана студентлары. Алар нинди?

15, 16 март көннәрендә Әлмәт татар дәүләт драма театры тамашачылар хозурына Наил Гаетбай әсәре буенча куелган "Студентлар 3D" спектакленең премьерасын тәкъдим итте.

Театр сөючеләр хәтерлидер, әлеге спектакль беренче тапкыр 2003 елда сәхнәләштерелгән иде. Ул чордагысы белән бүгенгесе арасында аерма зур, билгеле. Заманча куелышта артистлар башка - күпчелек рольләрне театрның яшь артистлары башкара. Шулай ук яңа спектакльдә тәүгесендә үк уйнаган Татарстанның атказанган артисты Рафик Таһировны да күрергә була. Декан Усман Сабиров ролен ул бу юлы Нәфис Габдрахманов белән алмашлап башкара. Әсма Салихованы уйнаган Рәзинә Хәкимова "Студентлар 3D"да аның апасы Хәкимә булып уйный. Артистлар замана яшьләрен - үз фикерләре, үз хис-кичерешләре, үз холыклары булган студентларны, карьера ясау теләге белән янып йөргән деканны искиткеч матур башкара. Тормыш куйган җитди мәсьәләләрне чишү тулай торакның кечкенә бүлмәсеннән чыгу юлларын гына эзләү түгел шул. Бүлмә ишеге ачкычы белән бергә яшьләр үз күңелләренең дә ачкычын эзли, катлаулы ситуацияләрне ачарга омтыла. Бүгенге көнгә аваздаш биюләр, заманча музыка, декорация, утлар - һәммәсе дә спектакльне баета гына, актерларның бер-берсенә мөнәсәбәтләрен билгеләргә ярдәм итә. Һәрвакыттагыча, рәссам Димитрий Хильченконың һәм биюләрне сәхнәгә куючы Наталья Соколованың хезмәте мактауга лаек. Бу юлы да режиссер Байрас Ибраһимов сәхнәләштергән әлеге куелыш, һичшиксез, яшьләр тарафыннан театрдагы иң яраткан спектакльләрнең берсенә әвереләчәк. Хәзерге буын егет-кызлары нәкъ шундый җиңел карала торган, уен-көлкегә корылган, дәртле биюләр белән үрелеп барган сәхнә әсәрләрен ярата. Әмма, минем карашка, бу юлы сәхнәгә татар театрына бик үк хас булмаган күренешләр дә чыгарылды. Аларны бәлки читләтеп үтәргә дә мөмкин булыр иде, чөнки кайчакларда әхлак төшенчәсенә битараф булган безнең гасыр яшьләрен мин андый итеп күрергә теләмәс идем.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250