Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

ЮНЕСКО вәкилләре Казанда Халыкара театр институты бүлеген ачарга ниятли

Бу хакта 4 июнь көнне Төрки халыкларның XI "Нәүрүз" халыкара театр фестиваленең матбугат үзәгендә узган журналистлар белән очрашуда ЮНЕСКО каршындагы Халыкара театр институтының генераль секретаре Тобиас Бионконе белдерде.


4 июнь көнне Төрки халыкларның XI "Нәүрүз" халыкара театр фестиваленең матбугат үзәгендә "Нәүрүз" форумы кысаларында Евразия театраль-агарту хәрәкәте булдыруга багышланган очрашу узды. Журналистларның сорауларына ЮНЕСКО каршындагы Халыкара театр институтының генераль секретаре Тобиас Бианконе һәм AKT-ZENT Халыкара театр үзәге координаторы Кристин Шмэлор (Германия) җавап бирде.

Тобиас Бианконеның Казанга һәм "Нәүрүз" фестиваленә килүенең сәбәбе дә - Казанда ЮНЕСКО Халыкара театр институтының үзәген ачу хакында сөйләшү. Бианконе сүзләренчә, әлеге проектны нәкъ менә Казанда тормышка ашыру турында карар кабул иткәнче Татарстанның потенциалын өйрәнү, Татарстан хакимиятенең ярдәм итәчәгенә инану, җаваплы затларны билгеләү зарур. Шулай да, ЮНЕСКО вәкиле сүләренчә, биредә иң мөһиме - Казанның ачык булуы һәм аның потенциалы. "Безнең оешманың төп максаты - төбәкләрдә һәм илләрдә булган потенциалны барлау, аны үстерү. Казан күңелемә хуш килә. Монда театрның үз йөзе барлыгын һәм аны булдырырга ярдәм итүләрен күрдем", - диде Бианконе әфәнде.

Кристин Шмэлор ЮНЕСКО Халыкара театр институтының фән һәм мәгариф бүлеге - AKT-ZENT Халыкара театр үзәге вәкиле. Ул артистлар өчен тренинглар оештыру һәм уздыру буенча бөтен дөньяга танылган Юрий Альшиц белән озак еллар дәвамында хезмәттәшлек итә. "Безнең өчен театрда инновацияләрне үстерү мөһим. Әйе, сәхнәгә роботларны да чыгарырга, төрле техник мөмкинлекләрне кулланырга да була, әмма бу - инновация дигән сүз түгел. Иң мөһиме - артистның иҗат потенциалын үстерү, - дип сөйли Кристин Шмэлор. - Артистны инновацияләр кулланучы итү мөһим. Безнең миссия - "үтәли күренә торган", бөтен дөнья өчен ачык булган, шул ук вакытта үзенчәлекле дә артист тудыру. Киләчәк артистын. Театрның иртәгәсе - бүген яшь актерларны тәрбияләүчеләр. Укытучы - ул киләчәк идеаллары генераторы. Ә укытучыларны инновацион һәм ачык булырга кем өйрәтсен? Бу гади мәсьәлә түгел. Без җир шарының төрле почмакларындагы сәләтлеләр өчен шул мәсьәләне хәл итәбез."

Кристин Шмэлорның Казанга килүенең сәбәбе - артистлар, режиссерлар арасында педагогик потенциалга ия булган шәхесләрне барлау. Аларга киләчәктә махсус курслар узарга тәкъдим ителәчәк. Курсларның максаты - Казанда уку йортларын тәмамлаганнан соң артистларны өстәмә укыту өчен педагогик кадрлар әзерләү.

Очрашуда катнашучылар халыкара оешманың ниятләренең глобаль булуы, Казанда проектларны тормышка ашыру өчен мөмкинлек табылуга өметләнүләре хакында да әйттеләр. "Без - коммерция оешмасы түгел, сәясәткә дә катнашыбыз юк. Бердәнбер максатыбыз - сәнгатькә яшәргә ярдәм итү", - дип сүзен йомгаклады Тобиас Бианконе.
Камал театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса