Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Югары Акташның “Мастор Ягида” мордва ансамбле юбилеен билгеләп үтте

Югары Акташ авылының "Мастор Ягида" халык фольклор ансамбле юбилеен билгеләп үтте.

Исеме мордва теленнән "Җир җиләге" дип тәрҗемә ителгән ансамбль 1983 елда оеша. Ул елны Анна Спиридонова халык җырларына мөкиббән авыл хезмәтчәннәрен һәм яшьләрен үз тирәсенә туплый. Ансамбль тәүге тапкыр туган якларының матурлыгына мәдхия булган "Пиже луга" ("Яшел алан") җырын башкара. Шул вакыттан алып районда һәм шәһәрдә бер генә чара да "Мастор Ягида" чыгышыннан башка узмый. 30 ел эчендә алар күп тапкырлар фин-угор халыклары фестивалендә, "Татарстан - уртак йортыбыз" республикакүләм чарасында, "Балтай" бәйрәмендә катнашып лауреат булды. 2010 елда исә коллективка халык фольклор ансамбле исеме бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250