Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Югары Мактама кызы белән Түбән Абдул егетен нәрсә берләштерә?

Камы-Исмәгыйль авылы Мәдәният йортында “Нәүрүз гүзәле. Татар егете-2019” районкүләм бәйгесе узды. Быел анда 10 кыз һәм 7 егет катнашты.

Алар төрле яктан сыналдылар. Сәламләүдән башланып киткән бәйге милли ашларны тәкъдим итү, иҗади сәләтеңне күрсәтү һәм интеллектуаль биремләр белән үрелеп барды. Егет-кызларның һәрберсе үзләренең җыр-моңга булган сәләтләрен күрсәтеп, чын татар кызы һәм чын татар егете дигән исемне акладылар.

Жюри составы да үзенчәлекле иде. Алар арасында “Җомга” тапшыруы алып баручысы Нәфисә Сабирҗанова, “Нефтьче” Мәдәният сарае иҗат коллективы җитәкчесе Илфат Сәхбетдинов, Әлмәт драмтеатры артисты Динар Хөснетдинов та бар иде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча “Нәүрүз гүзәле” исеменә Югары Мактама авылы кызы Айгөл Шәйхетдинова ия булды.
“Татар егете” дигән горур исемгә Түбән Абдул авылыннан Рияз Хәлилов лаек дип табылды.

Афәрин, егетләр кызлар!

 

Фото: район Мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса