Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Республика талантларын «ТАТАРСТАР» бәйгесендә катнашырга чакыралар

Татарстанда «ТАТАРСТАР» дигән онлайн-шоу һәм бәйге башланып китә.

Катнашу өчен  теләсә кайсы телдә җыр башкарганыңны видео яздырып, жюрига хөкеменә җибәрергә кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Катнашучылар  өч сайлап алу чыгарылышының туры эфирында (27 май, 31 май, 3 июнь), ярымфиналда (7 июнь) һәм финалда (10 июнь) бәяләнәчәк. 
Жюрида составына  һәрвакыт төрле булачак. Алар арасында республиканың  танылган шәхесләре, артистлар һәм музыкантлар бар.

Беренче сайлап алу турында чыгышларны РФ һәм ТР халык артисты, профессор Винера Ганиева, шулай ук «Волга-Волга» төркеме солисты Антон Салакаев бәяләячәк. 

Әмма җиңүчене жюри әгъзалары гына түгел, онлайн-тавыш бирүдә гади тамашачылар да билгеләячәк.

Төп приз - профессиональ рәвештә видеоклип төшерү һәм аны Татарстан Республикасы социаль челтәрләрендә таныту.

Сайлап алу этабының беренче чыгарылышы 27 май көнне 19:00 сәгатьтә онлайн-шоу төркемендә узачак.

Гаризаны сылтама буенча кереп бирергә мөмкин.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса