Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Йолдызлар кабынды, алар балкыячак

Беренче курс студентларының "СтудSTAR" фестивале тәмам. Еллар узгач сагынып искә алырлык студент тормышына яшьләр шулай иҗат бәйгесе белән тәүге адым ясады. Җирлектәге 13 меңнән артык студент арасында яңа йолдызлар кабынды.


Яшьләр үзәгендә узган чара фестивальнең гала-концерты. Аңа кадәр "Шәһәр студентлар шурасы" яшьләр иҗтимагый оешмасы уку йортларында сайлап алу туры уздырган. Ул вакытта дистәләп уку йортыннан студентлар үз арасында оригиналь жанр, хореография, вокал, нәфис сүз номинацияләрендә иң талантлыларны ачыклаган. Оештыручылар фикеренчә, "СтудSTAR" фестивале иҗади сәләтләрне ачыклау һәм үстерү белән чикләнмичә, вузара элемтәләрне ныгыту максатын да күз уңында тота.
Студент халкына шуклык-шаянлык хас. Чара башланганчы ук берничә "ачыгавызга" фойеда сиздерми генә каптырмалар эләктереп чыкканнар. Программа барышында аларны ачыклап "студент тормышы өчен старт җыелмасы" (ручка, блокнот, тиз җеби торган токмач кебек вак-төяк кирәк-яраклар) белән бүләкләделәр.
Фестиваль йолдызлары исә залны позитив энергия, юмор, моң белән таң калдырды. Һәр чыгыш, һәр йолдыз үз тамашачысын тапты. "Вокал ансамбль" номинациясендә АГНИ дан "Авыл егетләре" (Гадел Данилов, Илфат Мөхетдинов, Руслан Шайбаков), "Вокал-соло" номинациясендә АГИМС тан Любовь Мироненко җиңүче дип табылды.
Музыка көллиятенең 1 курс студентлары да яшьтәшләренең исендә озак сакланыр әле. Юкка гына жюри да Алена Галимова, Альбина Хәмидуллина һәм Борис Ильинның "Балет" репризасын "Оригиналь жанр" номинациясендә җиңүче буларак атамады. "Хореография" номинациясендә АГИМС шәкерте Руслан Сабитовка тиңнәр табылмады

М.Фарукшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250