Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Яшьләрнеке яшьләрчә

Узган ялларны тулаем яшьләргә багышладылар. Ике көн дәвамында Әлмәт пляжы мәдәни, спорт чараларыннан гөрләп торды. Туктаусыз яуган яңгыр да бәйрәм чараларына аяк чалмады – Яшьләр көне Әлмәттә купшы узды.

Һәр шәһәр, район бәйрәмнең әлмәттәгечә узуын теләр иде: көн дәвамына сузылган кызыклы чаралар, кыйммәтле бүләкләр уйнату, төнге дискотека, Россия эстрадасы йолдызлары концерты, салют, икенче көнне караңгы төнгә кадәр дәвамы... Әмма һәр төбәк эчтәлекле, зәвыклы, кыйммәтле бәйрәм бүләк итүчеләр белән мактана алмый. Әлмәт исә мактана һәм горурлана! «Татнефть» компаниясе тылсымчы булуын күптапкырлар дәлилләргә өлгерде. Шуңа бу юлы да шәһәр пляжына җыелучыларда чараның күтәренке рухта, кабатланмас форматта узуында шик юк иде.

Аксакалларга лаеклы алмаш

Пляж яшьләргә хас күңелле мохит белән каршы алды. Һәр тарафта музыка яңгырый, уеннарда гаиләләр балалары белән күңел ача, егетләр спорт мәйданчыгында көчләрен сыный, пляж волейболы кызганнан-кыза, фитнесны үз итүчеләр читтәрәк яшел чирәмдә урын алган, фотозоналардан кеше өзелми, сәхнә түреннән алып баручыларның дәртле шигарләре, кайнар сәламләүләре, җырлар яңгырый. Бәйрәм котлаулары юллаучы яңа җитәкче исә актив яшьләргә соклануын яшерми һәм үзенең дә әлеге буын вәкиле булуын билгели:

- Без аксакалларыбызга алмашка килүче буын. Безнең нинди тизлектә һәм сыйфатта үсеш алуыбыз шәһәрнең, балаларның киләчәген билгели. Әлмәт алга таба да иң яхшы, иң матур гына түгел, иң яраткан шәһәр булып, халкы да бәхетле яшәсен иде, - дип изге теләкләрен юллады район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Тимур Нагуманов. - Бирегә җыелган һәркем алдынгы карашлы, үз тормыш юлын сайлап, үсеш алучы шәхес. Эштә дә, укуда да, спортта да, мәдәнияттә дә Әлмәт яшьләренә тиңнәр юк. «Татнефть» һәр юнәлештә безне хуплый, үсеш өчен көчен дә, матди яктан ярдәмен дә, игътибарын да кызганмый.

Нефтьчеләрнең яшьләргә хәерхаһлы һәм үзгә мөнәсәбәтле булуын «Татнефть» генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев дә билгеләде. Компаниядә яшьләр комитеты эшчәнлек җәелдерә башлауга 20 елдан артып киткән. Әлеге дәвердә эшләгән лидерларны җитәкчелек үрнәк һәм лаеклылар дип бәяләде. Рифдар Хамадьяров, Евгений Пиянзин, Ренат Мамин тарихта үз башлангычларын уеп, үз сүзләрен язып калдырган. Хәзерге вакытта Дмитрий Несмин җитәкчелегендәге комитет та республикада иң көчлесе, иң бердәме санала.

- Яшьләр безнең киләчәк дигән сүзне еш ишетәбез. Әмма яшьләр бүгенгебез дип әйтсәк тә ялгышмабыз. Без уникаль, шуның белән элеккеге буыннардан аерылып торабыз да. Хәзер 20 яшь тулыр-тулмас егет-кызлар зур казанышлар яулый, киләчәккә ныклы юл яра. Без яңалыкларга ачык,үзгәрешләргә җайлашучан, дәртле, күңелле, актив! – дип бәяләде үзен һәм яшь кавемне Дмитрий Несмин.

Бәйрәм алдынгы яшьләрне зурлау өчен менә дигән мөмкинлек. Бу көнне сәхнә түренә чакырылган һәркем иҗтимагый тормыш белән кайнап яши, яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга үз өлешен кертә. Алар Татарстан Яшьләр эшләре буенча министрлык, район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Сәләтлеләр, көчлеләр!

Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң мәйданчыкларда хәрәкәт тагын җанланды. Уеннар, мастер-класслардан тыш, бу көнне «Татнефть» компаниясенең IV Яшьләр спартакиадасы кысаларында пляж волейболы, стритбол, воркаут, шахмат, кыяга менү буенча ярышларны күзәтергә дә мөмкин иде. Оештыручылар төрле трюкларны үз эченә алган тамаша да әзерләгән булып чыкты. Берәүләр кулларны җәлеп итмичә генә футбол тубы белән идарә итеп шаккатырса, Чаллыдан килгән ике егет тимер дә бөкте, чүкечсез кадак та какты, грелканы шар итеп кабартты, кирпеч, агач белән «күзне йомып» кына карый торган гаҗәп тә, куркыныч та номерлар күрсәтте. Алар ял итәргә туктаган арада тизрәк алар янына йөгердем. Андрей Афанасьев белән Кирилл Мотренко бу юнәлештә 2015 елдан шөгыльләнә икән. «Һәрнәрсәгә өйрәнергә була, теләк кенә кирәк», дип җаваплады алар минем кызыксынуымны басып. Кыю егетләргә кушылып, Әлмәтнең курку белмәс яшьләре дә үз көчләрен сынап карарга ашыкты. Ә менә читтәрәк рок-н-ролл белән шөгыльләнүче кызлар дәртле көйгә синхрон бию хәрәкәтләре ясап, кәеф тудырды.

- Дулкынланып килдем бүген. Акробатика буенча мастер-класс уздырдык, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты «Татнефть-Әлмәтем» клубы спортчысы Камилла Бакеева. – Бу әле бездә яңа юнәлеш. Ел ярым вакыт эчендә без Россия һәм Татарстан чемпионнары булырга өлгердек.

Джаз дулкынында

Икенче көнне бәйрәм «Пляжда джаз» II Җәйге музыка фестивале белән дәвам итте. Яңгырлы, салкынча көн булса да, биредә хисләр кайнар иде. Идея авторы, Әлмәтнең джаз клубы президенты Олег Якимычев билгеләгәнчә, «джаз берләштерә, очраштыра, мәшәкатьләрне оныттыра». Шулай булып чыкты да. Софи Окран, «Jazzia» төркеме, «Моральный кодекс» солисты Сергей Мазаев, танылган саксофончы Игорь Бутман, рок-н-ролл төркемнәре өчен җырлар авторы Валерий Сюткин һәм башка йолдызлар концерты бер мизгелдә узып та китте.

Табигатьтә начар һава торышы юк дигәндәй, музыканың ниндие дә ямьсез була алмый. Ә джаз көтелмәгән бәхетле кичерешләр дә тудыра. Бу көнне пляжга җыелган әлмәтлеләр дә моны тойды.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса