Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Яраткан артисткабыз күңел серен ача...

Күңелемдә йөрткән иң изге, кадерле сүзләремне барча әлмәтлеләргә җиткерәсе иттем...

Тормыш нинди генә кырыс булса да, бәхетле мизгелләрем дә күп булды минем.

Ике театрым белән мин ике канатлы булып яшим. Әлмәтнеке дә, Минзәләнеке дә минем күңелдә бары тик матур хатирәләр белән генә саклана. Шатлыкларым булса алар белән уртаклашам, кайгыларымны да аларга сөйлим. Яшьлек театрым ул йөрәк түремдә, хәзерге коллегаларым янымда. 85 яшемдә дә онытмадылар, бик матур итеп котладылар, җылы сүзләрен кызганмадылар.

Быел бик олы кайгылы булдым, кадерләп үстергән баламны югалттым. Шундый авыр көннәремә туры килде туган көнем. Бу кадәр ачы кайгыны җиңәргә дә кирәк бит, әле оныкларым өчен дә яшисе бар. Мин үзем әни сүзен тыңлап үскән бала, хәзер дә «әничә» яшим. Ә оныкларыма исә «әби сүзе» кирәк. Кадерлеләрем миңа еш килә, тормыш турындагы кыйссаларымны, уй-фикерләремне онытылып тыңлыйлар, кайвакыт Роза кызым аш-суны да минемчә әзерли. Ул үзе аны ягымлы итеп «әбичә» ди. Боларны күрү, аларның миңа карата җылы мөнәсәбәтләрен тою - зур бәхет. Мин әни-әби буларак та үземне бик бәхетле хис итәм. Болар барысы да әниемнең миңа карата кылган догалары нәтиҗәсе. Мин дә аңардан өйрәнеп калганча балаларыма изге догада яшим.

Минзәлә театрына да 80 ел тулды. Халкымның сөекле театры ул, мин шуннан «Артист» дигән бөек исемгә лаек булып киттем, хәзер дә шул исемгә лаек булып яшим. Халкым мине бик яратты, кая барсам да таныйлар, сәламлиләр, зурлыйлар - бәхетле, бик бәхетле артист мин.

Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова

Татарстанның атказанган артисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса