Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Шигырьләре Төркиядә яңгырады

Саҗидә Сөләйманова иҗаты татар әдәбияты тарихында күптән лаеклы урынын алды. Аның тирән фәлсәфи эчтәлеккә ия шигырьләре, нечкә лирикасы берәүне дә битараф калдырмый.

Күптән түгел генә Мәскәүдә яшәүче күренекле язучыбыз Ринат Мөхәммәдиев белән сөйләшүдән билгеле булганча, Саҗидә Сөләйманова шигырьләре Әнкарада чыгачак шигъри антологиягә кергән. Гомумән, Әлмәтебезнең горурлыгы булган шагыйрә иҗаты төрек халкында зур кызыксыну уяткан.

26 май көнне Төркиянең Эгей университетында Саҗидә Сөләйманова иҗаты турында ачык дәрес-лекция булды. Әлеге чара онлайн форматта да алып барылды. Курсны профессор Мостафа Өнәр алып барды. Татар телендә камил сөйләшкән профессор татар телен бөтен төрки телләргә нигез, ачкыч тел дип саный. Якташыбыз шигырьләре татар һәм төрек телләрендә яңгырады.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса