Яңа Кәшер халык театры "Идел йорт" фестивалендә җиңүчеләр сафында
Яңа Кәшер Мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры театр коллективларының XIII регионара "Идел йорт" фестивалендә уңышлы чыгыш ясады.
ТР Мәдәният министрлыгында әлеге регионара фестивальне оештыручылар һәм жюри әгъзалары катнашында утырыш булды.
Жюри әгъзалары тарафыннан үзешчән артистларның башкару осталыгының югары дәрәҗәдә булуы һәм халык театрларының репертуарлары төрле булуы билгеләп үтелде. Шулай ук алар әлеге чараны киләчәктә дә үткәрүне дәвам итеп, татарлар яшәгән Россиянең башка өлкәләрен дә җәлеп итү мөһимлеген ассызыкладылар.
Соңрак исә жюри җиңүчеләрне билгеләү өчен ачык тавыш бирүгә күчте. Нәтиҗәдә Арча районы халык театры фестивальнең гран-приена лаек дип табылды.
Ә менә Әлмәт районы Яңа Кәшер Мәдәният йортының халык театры өченче дәрәҗәдәге лауреат булды. Якташларыбыз фестивальдә Туфан Миңнуллинның "Без бит авыл малае" (режиссер - Гөлнар Нигмәтуллина) спектаклен тәкъдим иткән иде.
Айдар Корычбаев, иң яхшы ир-ат ролен башкаручы буларак диплом белән билгеләп үтелде. Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы буларак Гөльнар Нигъмәтуллина бүләкләнде. Шулай ук Яңа Кәшер халык театры "Иң яхшы бизәлеш" дипломына лаек булды. "Театр иҗатының яшь талантлары" номинациясе дипломына Әмир Хәйруллин лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа