Әлмәт таңнары

Яңа ел уңаеннан Әлмәт театры 41 спектакль күрсәтәчәк

Яңа ел уңаеннан 480нән артык мәдәни чара уздырылачак


Реклама

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белдерде
Яңа ел бәйрәмнәре тамашачыны чаралар күптөрлелеге белән шатландырачак. 25 декабрьдән алып 10 гыйнварга кадәр Татарстанда 480нән артык Яңа ел чыгышы уздырылыр дип көтелә. Аларның күпчелеге театрлар эшчәнлеге белән бәйле.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг вакытында ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белдерде. Министр китергән саннардан күренгәнчә, Әлмәт татар дәүләт драма театры - 41, С. Амтубаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры - 31, Буа дәүләт драма театры - 36 спектакль күрсәтәчәк. Шулай да, спектакльләр күрсәтү буенча иң югары күрсәткечкә "Әкият" Татар дәүләт курчак театры ия.
Моннан тыш, тамашачының күңелен күрергә һәм рухи ял бирергә концертлар да оештырыла. Мисал өчен, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында 35 концерт булачак. Билет бәяләренә килгәндә - алар шактый үтемле. Айрат Сибагатуллин бу уңайдан: "Билетларның уртача бәйсе 250 сум. Дөрес, араларында 100 сум булганы да, 700 сумлыгы да бар", - дип ассызыклады.
Авыл клубларында да шактый мавыктыргыч чаралар узачак. Өлешчә алганда, "Кыш Бабай", "В гостях у Деда Мороза" музыкаль -уен тамашалары, шулай ук, үзешчәннәр катнашында концертлар булыр дип көтелә, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фото: tatar-almetteatr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: