Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Вячеслав Муравцев: “Өйләрдә “тартма” булганда без кирәк әле!”

Бүгенге көн ка­лен­дарь­да Бө­тен­дөнья те­ле­ви­де­ние кө­не бу­ла­рак бил­ге­лән­гән.

Бе­рен­че те­ле­ви­зи­он фо­рум уз­ган 21 но­ябрь­не Бер­ләш­кән Мил­ләт­ләр Оеш­ма­сы 15 ел элек шу­лай та­рих­ка кер­тә. Бу көн­не төр­ле дәү­ләт­ләр со­ци­аль-икъ­ти­са­ди үсеш, мә­дә­ни баг­ла­ныш­лар һәм кур­кы­ныч­сыз­лык проб­ле­ма­ла­ры­на ба­гыш­лан­ган те­ле­ви­зи­он прог­рам­ма­ла­ры бе­лән ур­так­ла­шыр­га ти­еш­ле. Ка­зан оч­кы­чы бе­лән бул­ган фа­җи­га әле­ге бәй­лә­неш­нең бу­лу­ын ачык күр­сәт­те дә. Дөнь­я­да бил­ге­ле NBC, BBC ке­бек ком­па­ни­я­ләр, фе­де­раль те­ле­ка­нал­лар, тө­бәк те­ле­ви­де­ние үзәк­лә­ре, шул исәп­тән Әл­мәт­нең "Луч" те­ле­ком­па­ни­я­се дә мәгъ­лү­мат ал­ма­шу, ва­кый­га­ны ти­рән­тен як­тыр­ту бе­лән мәш­гуль бул­ды.

Бе­рә­гәй­ле бе­рен­че

"Луч" - Әл­мәт­тә­ге бе­рен­че те­ле­ком­па­ния. Аның яңа җи­тәк­че­се Вя­чес­лав Му­рав­цев сүз­лә­рен­чә, ул бү­ген­ге көн­дә "ми­нем ке­че Ва­та­ным" тө­шен­чә­сен ту­лы­лан­ды­ру­чы ро­лен­дә. Ягъ­ни җир­лек­тән бе­раз­га юга­лып тор­ган­нар кай­тып те­ле­ви­де­ние тап­шы­ру­ла­рын ка­рау­га бө­тен ва­кый­га­лар­дан хә­бәр­дар бу­лыр­га ти­еш. Мо­ны га­мәл­гә ашы­ру юл­ла­ры шак­тый сал­лы: көн­лек транс­ля­ция 3 сә­гать­тән арт­ма­са да шә­һәр һәм ра­йон­да­гы вәз­гы­ять­не ту­лы тас­вир­лау өчен яңа­лык­лар, мә­дә­ни, ди­ни тор­мыш­ны як­тырт­кан, яшь­ләр, спорт, нефть те­ма­сы­на ба­гыш­лан­ган тап­шы­ру­лар әзер­лә­нә. Яңа җи­тәк­че­нең бер хы­я­лы - ул да бул­са ба­ла­лар өчен тап­шы­ру әзер­ләү. Бу хак­та Вя­чес­лав Му­рав­цев те­ле­ви­де­ние кө­не уңа­ен­нан уз­ган әң­гә­мә­дә әйт­те.

- Элег­рәк ба­ла­лар өчен "А­фо­ня" дип атал­ган тап­шы­ру чы­га иде. Кай­бер шарт­лар­ның үз­гә­рүе сә­бәп­ле, аңа өс­тәп фи­нанс­лар­ның җи­тәр­лек бул­ма­вы нә­ти­җә­сен­дә ябар­га ту­ры кил­де. Хә­зер дә яңар­тыр­га мөм­кин­лек­ләр юк, - дип авыр су­лый ди­рек­тор. - Лә­кин без нә­ни­ләр­не игъ­ти­бар­дан кал­дыр­мас­ка ты­ры­ша­быз. Яңа­лык­лар прог­рам­ма­сын­да ба­ла­лар бак­ча­ла­ры бул­сын­мы ул, мәк­тәп тор­мы­шы­мы да­и­ми ча­гы­лыш тап­мый кал­мый.

Үзе ту­рын­да

Те­ле­ви­де­ни­е­дә яңа ке­ше тү­гел икән ди­рек­тор. 1992 ел­да "Луч" эфир дул­кын­на­рын­да бе­рен­че адым­на­рын гы­на яса­ган ва­кыт­та, әле му­зы­каль кот­лау­лар тап­шы­ру­ын­нан гай­ре прог­рам­ма чы­гар­ма­ган мәл­лә­рен­дә ки­леп ку­шы­ла ул кол­лек­тив­ка.

- Нефть­че­ләр яр­дә­ме бе­лән кай­та­рыл­ган бер өем ап­па­ра­ту­ра, җи­һаз­ла­ры бар, тик ни­чек эш­кә җи­гәр­гә бел­ми­ләр. Ә мин тех­ни­ка­га мө­киб­бән ке­ше. Шул ва­кыт­та яңа­лык­лар мон­таж­лау­ны да көй­ләп җи­бәр­дек, - дип ис­кә ала бе­рен­че көн­нә­рен җи­тәк­че.

Со­ңын­нан 3 ел­га ту­ган ка­ла­сы Бө­гел­мә­гә кай­тып, ан­да­гы те­ле­ви­де­ни­е­дә эш­ләп ала. Конт­ракт ва­кы­ты чы­гу бе­лән ка­бат Әл­мәт­кә ашы­га. Үсеш мөм­кин­ле­ге тар­та аны мон­да.

Ка­за­ныш­тан - яңа­лык­ка

- Би­ре­дә баш­ка­лар бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да тех­ни­ка яңа­рып то­ра иде. Шу­ның ар­ка­сын­да бит без ту­ры эфир­лар уз­ды­ра баш­ла­дык. Шу­шы ва­кыт эчен­дә 13 те­ле­ма­ра­фон гы­на үт­те, - дип го­рур­ла­нып сөй­ли ул ком­па­ни­я­нең ка­за­ныш­ла­ры ту­рын­да. Шул ара­да чи­рат­та­гы уңыш­ла­ры - 2011 ел­да цифр­лы сый­фат­та эш­ли баш­лау­ла­рын да ис­кәр­тә.

Вя­чес­лав Му­рав­цев сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, бү­ген алар сту­ди­я­не үз­гәр­тү хәс­тә­рен кү­рә. Аны биш ел­га бер бул­са да яңар­тыр­га ты­ры­ша­лар. Мон­таж бе­лән шө­гыль­лә­нү­че Ри­шат Кор­ба­нов­ның рә­сем­гә ос­та­лы­гы бар икән. Ме­нә ул бү­ген­ге көн­дә төр­ле ва­ри­ант­ла­рын кә­газъ­гә тө­ше­рә дә.

- Фи­нанс мөм­кин­ле­ге чик­сез бул­са, үз эше­нең ос­та­ла­рын ча­кы­рып эш­лә­тер идек. Ә бо­лай юр­ган­га ка­рап аяк­ны су­за­быз, - ди те­ле­ком­па­ния җи­тәк­че­се.

"Луч" бү­ген­ге көн­дә кис­кен көн­дәш­лек шарт­ла­рын­да эш­ләр­гә мәҗ­бүр. Ме­ди­а­ба­зар­га үз про­дук­ци­я­сен эк­ран­га чы­гар­мый гы­на рек­ла­ма аша ак­ча эш­ләр­гә кил­гән те­ле­ком­па­ни­я­ләр бе­лән бил алы­шыр­га ту­ры ки­лә. Лә­кин би­ре­шер­гә тү­гел исәп­лә­ре. Һәр җир­дә­ге ке­бек үк, до­ку­мент­лар әй­лә­не­шен элект­рон рә­веш­кә көй­ләү бе­лән мәш­гуль­ләр. Ки­лә­се ел­дан бу сис­те­ма нык­лап эш­ләп ки­тә­чәк. Мон­нан тыш, му­зы­каль кот­лау­лар тап­шы­ру­ы­на яңа төс­мер би­рү ту­рын­да уй­ла­на­лар.

- Те­ле­ка­нал­ның үз "йөз­лә­ре" бу­лыр­га ти­еш. Һа­ва то­ры­шын ка­ра тән­ле Жан Жак алып бар­ган­да кы­зык­сы­на­лар иде: бер ка­ра­ган­да сөй­лә­ме әл­лә ни аң­ла­шыл­мый да, лә­кин тар­ту кө­че зур.

Кадр­ла­ры ка­дер­ле

- Тот­рык­лы кол­лек­тив туп­лан­ган мон­да. Һәр­бер­се үз эше­нә би­рел­гән иҗа­ди шә­хес­ләр эш­ли. Кадр­лар ал­ма­шы си­зел­сә дә, без­нең "ни­гез" бар, - дип та­я­ныр­дай яр­дәм­че­лә­рен са­нап кит­те Вя­чес­лав Му­рав­цев. - Баш мө­хәр­рир На­и­лә Әл-Әйю­би те­ле­ком­па­ни­я­дә 10 ел­лап эш­ли. Ирек Хә­би­бул­лин, Ва­дим Та­ра­сов ке­бек тәҗ­ри­бә­ле опе­ра­тор­лар яны­на та­гын ике яшь егет ал­дык. Эш­кә өй­рә­неп ки­лә­ләр. Сә­ләт­ле­ләр, ди­мәк.

Анд­рей Мак­си­мов, Оль­га Ло­ги­но­ва, Аль­би­на Әгъ­лиул­ли­на ке­бек та­ма­ша­чы­лар­га ях­шы та­ныш жур­на­лист­лар­га да ике яшь кор­рес­пон­дент ку­шыл­ган.

- Стаж­лы­лар­ны, га­дәт­тә, көн­дә­лек мә­шә­кать­ләр ба­са. Ә яшь­ләр ос­та­лык­ла­ры ягын­нан "чи"­рәк кү­рен­сә­ләр дә, иде­я­лә­ре кы­зык­лы. Эш­кә яңа­ча ка­раш алар­дан кү­чә. - Ди­рек­тор­ның "я­ңа" хез­мәт­кәр­лә­ре­нә бә­я­се шун­дый.

Хә­бәр­ләр хез­мә­те ту­рын­да баш­ка­лар­га ка­ра­ган­да киң­рәк сөй­лә­ве аң­ла­шы­ла да. Чөн­ки яңа­лык­лар - тап­шы­ру­лар сет­ка­сын­да иң мө­һим прог­рам­ма. Аны ка­рау­чы­лар да­и­рә­се киң.

- Әл­мәт, Зәй, Ле­ни­но­горск, Аз­на­кай, Чир­ме­шән һәм Сар­ман­нан без­не ка­рау­чы 350 мең­ләп ке­ше кү­нек­те хә­зер: бил­ге­ле бер ва­кыт­та без­нең "төй­мә­гә" ба­су га­дәт­лә­ре­нә кер­де. Яңа­лык­лар жан­ры жур­на­лис­ти­ка­да гы­на тү­гел, го­му­мән, яшә­еш­нең бө­тен тар­мак­ла­ры­ның иң әһә­ми­ят­ле өле­ше. Ха­лык үзе дә бит кай­ва­кыт проб­ле­ма­ла­ры бе­лән соң­гы инс­тан­ция бу­ла­рак без­гә ки­лә. Cю­жет­тан соң рәх­мәт­ле шал­ты­ра­ту­лар­ны да еш ише­тер­гә ту­ры ки­лә. Без шә­һәр­дәш­ләр өчен эш­ли­без.

Ин­тер­нет­ны Му­рав­цев әфән­де: "Те­ле­ви­де­ние өчен кот­чык­кыч көн­дәш", - дип са­ный. Чөн­ки бө­тен­дөнья пә­рә­ве­зен­дә мәгъ­лү­мат хәт­тин аш­кан һәм аның үз­гә­рү тиз­ле­ге дә зур.

- Лә­кин бер мәл­дә ке­ше ул мәгъ­лү­мат агы­мын­нан арый. Шул ва­кыт­та "таш­кын"­нан ки­рәк­ле­сен ае­рып би­рү­че ТВ­ның өс­тен­ле­ге ачы­ла. Өй­ләр­дә "тарт­ма" тор­ган­да без ки­рәк әле. Шул ук ин­тер­нет­ның эз­ләү сис­те­ма­ла­рын­да "Луч" дип со­ра­саң, икен­че, өчен­че юл бу­лып Әл­мәт те­ле­ком­па­ни­я­се чы­га. Бу "гуг­лик" (ин­тер­нет­та та­ны­лу­ны ша­яр­тып шу­лай атый­лар, кай­бе­рәү­ләр аңа "я­ңа мәгъ­лү­мат ва­лю­та­сы" ди­гән яр­лык та так­кан) без­нең өчен - җа­ны, йө­рә­ге бе­лән ке­ше­ләр­гә яр­дәм итәр­гә әзер те­ле­ви­де­ние хез­мәт­кәр­лә­ре­нә го­рур­лык ин­де.

Һө­нә­ри бәй­рәм­нә­ре уңа­ен­нан бы­ел бе­рен­че тап­кыр "Луч" те­ле­ком­па­ни­я­се үз кол­лек­ти­вы эчен­дә ос­та­лык бәй­ге­се уз­дыр­ды.

Ве­ро­ни­ка Бас­ты­ле­ва, кор­рес­пон­дент: Те­ле­ви­де­ние нин­ди­дер яңа­лык бе­лү мөм­кин­ле­ге ге­нә тү­гел, үзең өчен нәр­сә­дә дә бул­са чын ачыш ясау да әле ул. Би­ре­дә эш­ләү дә­ве­рен­дә мин гел ва­кый­га­лар ур­та­сын­да. Мо­ңар­чы ба­шы­ма да кил­мә­гән нәр­сә­ләр­не бе­ләм, асы­лы­на тө­ше­нәм. Та­ма­ша­чы күз ал­дын­да­гы 3 ми­нут­лык ви­де­о­сю­жет өчен күп ва­кыт кө­не буе йө­рер­гә ту­ры ки­лә. Эш про­цес­сы - чын иҗат. Мон­таж­лау да - ма­вык­тыр­гыч. Те­ле­ви­де­ние ту­рын­да озак сөй­ләр­гә бу­ла. Кыс­ка­сы, эк­ран­ның ике ягын­да да яшә­еш га­ять кы­зык­лы.

Ләй­лә­гөл Ми­на­е­ва

Ал­су Хәйб­ри­е­ва фо­то­сы

Рек­ла­ма хо­ку­кын­да

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250