Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Җәвит Шакиров "Зөлфиякәй" рестораны ачканмы?

Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Җәвит Шакиров "Зөлфиякәй" исемле ресторан ачкан, дигән хәбәр яшен тизлегедәй таралды. Бу яңалыкны артистларның туганнары да, дуслары да белми калган һәм хәтта бераз үпкә дә белдергән икән.

"Шушы көннәрдә "Яңа гасыр" телеканалында Яңа елга багышланган тамаша төшерелде. Анда мин - "Зөлфиякәй" ресторанының директоры ролендә. Чит җирләрдә яшәүче татарлар белән халкыбызның һәм татар эстрадасының тарихында популяр булган җырларны туры эфирда экран аша башкарабыз. Бу - тамашаның кыскача эчтәлеге. Аның рекламасын телевизордан күрсәткәч, күбесе ышанган. Бик күп туганнар, дуслар шалтыратып: "Безгә әйтмичә генә ресторан ачып йөрисезмени әле?" дип шелтәләп тә алды", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Җәвит Шакиров. Әлеге тамашаны исә Яңа елга каршы төндә "Яңа гасыр" каналыннан карап булачак.

Тиздән Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар Россия буйлап гастрольләргә чыгып китәргә җыена. Программа Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакированың юбилеена багышлана. Җәвит әфәнде әйтүенчә, артистлар 22 декабрьгә кадәр концертлар куячак. "Яңа җырлар иҗат итәбез, клиплар төшерәбез. Әле күптән түгел генә "Соңлап килгән мәхәббәт" җырына клибыбыз дөнья күрде", - диде Җәвит Шакиров.

Intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса