Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Бүген сәгать осталары бәйрәм итә

Акылдан язган вакыт. Әлмәтнең туган якны өйрәнү музеенда шул исемдәге күргәзмә ачылды. Әлеге чара бүген билгеләп үтелүче сәгатьче көненә багышлана.

"Акылдан язган вакыт - Сумашедшее время - Coo-coo time" күргәзмәсен оештыруга музей хезмәткәрләрен Сальвадор Далиның "Вакытның тотрыклыгы" - "Постоянство времени" картинасы сәбәп булган. Идеяның авторы Тәнзилә Фәйзуллина белдергәнчә, заман вакыйгалары вакыт чикләреннән ваз кичә.

- Без көннән-көн аңа бәйлелекне югалтабыз. Шатланабыз икән, вакыт тиз уза. Борчылсак, ул көзге яңгыр кебек дәвамлы, - ди музей хезмәткәре. - Замана кешесе төн белән көнне алыштыра. Шулай итеп көн белән төн, еллар һәм унъеллыклар чиге юыла, сизелми башлый. Әмма дә ләкин вакыт - мәңгелек. Һәм бүгенге технократик дөнья да мәңгелекнең бер мизгеле. Бу фикер инсталляциядә дә чагыла.

Сәгать төрләре, тарихы турында хәтер яңартканнан соң, кунаклар экспозиция урнашкан сәгать остаханәсенә үтте. Биредә аларны сәгатьче Рәис Гәбдрәкыйпов каршы алды. Сүз уңаенда, сәгать остасы профессиясе илдә сирәк очрый торган, әмма кирәкле һөнәрләр категориясендә йөри. Белгечлек бирүче махсус уку йортлары булмаганлыктан, сәгатьче дефицит профессия санала.

Экспозициягә килгәндә, ул әлмәтлеләр музейга бүләк иткән сәгатьләрдән тупланган. Иң зур коллекция китерүче - калада билгеле рәссам Вера Бушурова. Ул музейга ире Виктор Матвеев озак еллар дәвамында җыйган сәгатьләр коллекциясен бүләк иткән. Биредә күн каешлы, көмешсыман чылбырлы кул сәгатьләре, кесәнекеләр бихисап. Күкелеләре, челтәрләп эшләнгән агач тартмалы сәгатьләр, борынгы һәм заманага тәңгәл экземплярлар бар.

- Музей фондларын тулылындырырга ярдәм иткән шәһәрдәшләребезгә рәхмәтлебез. Һәр алып килгән ядкарь белән алар үз гаиләләре тарихын уртаклаша. Ә бит нәкъ менә шундый кыйпылчыклардан бөтен бер ил, милләт тарихы формалаша да, -ди күргәзмәне оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса