Уругвай рәссамыннан ни көтәргә?
Alfalfa тәхәллүсе астында билгеле булган Уругвай рәссамы Николас Санчез Әлмәттә ике мурал (дивар өслегендә ясалган граффити) ясаячак.
Сурәтләр Герцен урамындагы йортларда «Алтын алмалар турындагы әкият» программасы кысаларында барлыкка килә. Николас Санчез иҗади гаиләдә туып, урта һәм югары сәнгать белеме ала.
Alfalfaның эшләрен шәһәр урамнарында танырга бик җиңел. Рәссам гравюра техникасын кулланып, диварларда фантастик образлар ясый. Эшкә тотыныр алдыннан ул шәһәрнең фольклор үзенчәлекләрен һәм мәдәниятен өйрәнә. Ул ясалачак муралның биредә яшәүчеләр өчен аерым бер мәгънәгә ия булуын тели. Рәссам өчен төп мотивация - аның үз фантазиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа