Әлмәт таңнары

Ул һаман да унсигездә кебек [+ФОТОЛАР]

Язның беренче көнендә Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстанның атказанган артисты, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты, Әлмәт район Советы һәм башкарма комитеты, республика Мәдәният министрлыгының күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары иясе Дилбәр Әбүнәгыймованың юбилей кичәсе узды.

Беренче тормыш нәтиҗәләре чыгарырлык һәм юбилей дип атарлык яшькә җиткән икән, кеше тормыш юлының ярыйсы өлешен узган дигән сүз. Тик шуңа да карамастан, Дилбәр ханым хакында бер генә дә олыгайган, олпат яшькә җиткән дип әйтеп булмый: гәүдәсенең сылулыгы 18 яшьлек кызларныкыннан бер дә ким түгел, зәңгәр күзләре очкын чәчеп тора, елмаюы бөтен җиһанны бизи. Шуңа күрә кыш көне туса да, сөекле тамашачысы белән язның беренче көнендә бәйрәм итүе бер дә очраклы димәс идем. Әнә бит, бенефис кичәсендә сәхнәгә чыкканда да "Синең белән миңа бүген 18 тулган көн" дип җырлый-җырлый атлый. Үзе җырлый да, үзе бии дә белгәнгә күрә 15 яшеннән Казан театр училищесы студенты булган, диплом алуга ук яшь артистларга сусаган Әлмәт театрына эшкә килеп тамашачыны әсир иткән, комедия, трагедия, фарс амплуасындагы героиняларны да бертигез буйсындырган Дилбәр бит ул! Шуңа күрә бер-бер артлы Дилбәр Әбүнәгыймова тудырган образлар яңартылып, ул уйнаган спектакльләрдән өзекләр куела торган сәхнәне театр кунаклары бик рәхәтләнеп алкышларга күмеп күзәтеп торды.

Әлбәттә, бенефис кичәсе котлауларсыз гына булмый. Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова да Дилбәр Әбүнәгыймовага изге теләкләрен җиткерде.

- Бик рәхәтләнеп карап утырдым бу кичәне. Чыннан да, Дилбәр ханым өчен жанр кысалары юк, кайсы гына спектакльне алсаң да, кайсы гына рольдә уйнаса да, ул аны ихлас табигыйлек белән башкарып чыга, - диде җитәкче ханым һәм артисткага юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.

"Татнефть" ААҖнең "Рухият" фонды, компаниянең профсоюз комитеты котлауларын һәм бүләкләрен "Хәзинә" газетасы баш мөхәррире Илшат Миңгәрәев һәм комитет рәисе урынбасары Эльмира Газизова ирештерде.

Дилбәр ханымның укытучылары һәм курсташлары - республиканың әйдәп баручы татар театрлары вәкилләре, туганнары һәм сәхнәдәшләре талант иясе белән ихлас соклануларын яшерә алмадылар.

- Әлмәт театрының данлы тарихы бар. Ләкин аннан да зуррак байлык - ул сәхнәбез артистлары. Дилбәрдәй, сәхнәдә яши белә торган артистыбыз булу белән без бәхетле, - диде Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Реклама

Иҗат кешеләре бер сәхнәгә җыелдымы, бу инде матур-матур шигырьләр дә, кабатланмас җырлар да, бер сүз белән әйткәндә, җылы һәм ихлас кичә дигән сүз. Дилбәр Әбүнәгыймованың бенефисы да шулай узды. Юбилярның язны гәүдәләндергән күптөсле чәчәкләр бәйләменә күмелүе - тамашачысының зәңгәр күзле моңлы артисткасына ихтирамы һәм рәхмәте хакында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: