Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Антон Лукаш: "Блогерлар һәм telegram-каналлар еш кына тикшерелмәгән мәгълүмат тарата"

Сайлаулар барышы турында фейк мәгълүматларны журналистлар бик сирәк тудыра, әмма еш кына аны тараталар. Ялган фактларны таратуда блогерларга да зур роль бирелә икән.

Бу турыда социология фәннәре кандидаты, “Чиста сайлаулар өчен" корпусының башкарма комитеты әгъзасы, Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округлары буенча Россия юристлары ассоциациясе идарәсе җитәкчесе Антон Лукаш сөйләгән.

"Хәзер массакүләм мәгълүмат чараларының рейтингы ресурсларның нигезе булып тора. Рейтинг югарырак булган саен, медиамохит вәкилләренең ставкалары да югарырак. Журналистлар үзләре фейкларны сирәк тудыра. Аларны еш кына тикшермичә тараталар. Күп кенә журналистлар факт-чекингның нәрсә икәнен белә һәм алар өчен басманың абруе кадерле", - дип хәбәр иткән Антон Лукаш.

Спикер фикеренчә, журналистлар медиамохитның иң намуслы өлеше булып тора. Ә менә блогерлар һәм telegram-каналлар еш кына тикшерелмәгән мәгълүмат тарата.

“Фейк паника тудырырга, кешеләрне хокуксыз гамәлләргә этәрергә, җәмгыятьтә тормышны тотрыксызландырырга, ә гадәттән тыш хәлләрдә хәтта корбаннарга китерергә дә мөмкин”, - дип саный ул.

Фото:Рамиль Гали

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса