Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Тылсымлы сарай”да Идел буе халыклары фольклоры белән таныштылар

"Белгеч" атналыгы кысаларында 36 нчы "Тылсымлы сарай" балалар сәләтен үстерү үзәгендә "Идел буе халыклары фестивале"ндә килгән кунаклар, балалар, ата-аналар республикабызда, шәһәрдә яшәүче Идел буе халыклары фольклоры белән якынрак таныша алды.

Фестивальдә керәшен этнокультурасыннан кала башкорт, мордва, удмурт, чуваш, марый халыклары фольклоры сәнгатьчә югары осталыкта тамашачылар игътибарына тәкъдим ителде. Балалар төрле милләт вәкилләренең Татарстаныбызда, нефтьчеләр башкаласында дус, бердәм яшәүләре турында шигырьләр сөйләде, зур әйлән-бәйлән белән бу хакта бию, музыка телендә бәян итте. Идел буе халыклары бию-җырлары, уеннарының үзебезнең милли телдә тәрҗемә белән башкарылуы да отышлы булды. Бу халыкларның күз явын алырлык милли киемнәрен күрү, сөйләм телен ишетү, гомумән, этник үзенчәлекләре белән танышу балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызык һәм файдалы иде. Шул рәвешле балалар татар, рус милләтләре, туган җирләре турында белемнәрен ныгытты. Педагоглар тарафыннан шәһәребезнең 60 еллыгына багышлап иҗат ителгән, тәүге тапкыр башкарылган җырлар, шигырьләр бәйрәмне кабатланмас итте. Балалар бакчасында тәрбияләнүче төрле милләт балалары әниләре белән туган телләрендә илебезгә тынычлык, имин тормыш теләде. Илтән-Бутадан килгән танылган "Илтәнем" фольклор ансамбле кунаклары фестивальгә ямь өстәде.

"Тылсымлы сарай" балалар бакчасында балаларны Идел буе халыклары белән таныштыру менә шулай эзлекле рәвештә бара. Мондый чаралар шәһәребез күләмендә алга таба да дәвам ителер, балалар кечкенәдән милләтара дуслык төшенчәсен аңлап, тоеп үсәр дигән ышаныч бар.

Эльза Гобәйдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса