Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Тямай халыкның ушын алган

Җырчы Фирдүс Тямаев косметологка барган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язды.

«Айгөл врач косметолог буларак кына түгел, кеше буларак бик җайлы. Без икәү очрашсак, барыбер берәр кызык сөйләшеп, мине көлдереп, үз эшен эшли. Рәхмәт, дустым, соңгы процедураң өчен. Әле дә бит янып йөри. Шутка», — дип яза Фирдүс.

Фирдүс битенә косметик процедура ясаганны видеога төшергән. «Бу, дуслар, кислота», — ди ул. Җырчы битен тарттырып күрсәтә. «Иртән битне юмаган идем», — дип шаярта.
"Миңа ничек елдан-ел яшәрәсең, чибәрләнәсең", - дип сорау бирәләр. Дустым Айгөл минем битне карап тора», — ди Фирдүс.

Инстачылар бу хәлгә төрлечә караган. «Аптыраттың. Мин Фирдүс мондый процедураларга йөрми дип уйлаган идем. Никтер сезне гади ир-егет дип уйлаган идем», «Безнең ирләр бер нәрсә сөртми бит, косметологка тоже йөрмәгез. Сез гади егет кебек күренә идегез, шуңа шаккаттым», диләр.

Башкалары исә Фирдүсне «молодец», «гарәп шәехе», дип мактый. «Фирдүс, үзеңне карап тор. Ләкин перчатка киеп ясаган массажны аңламыйм», «Әйе, дөрес эшлисең. Яшь вакыттан үзеңне карарга кирәк, косметолог киңәшләренә колак салырга», - дип язалар.

фото: скриншот видео

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса