Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Туфан Имаметдинов: Әлиф спектакле чит илләрдә күпкә популяррак

Моны Туфан Имаметдинов чит ил тамашачысының татар мәдәнияты белән бөтенләй таныш булмавы белән аңлата.

"Әлиф" спектакле Татарстанга караганда Россия регионнарында һәм чит илләрдә күбрәк кызыксыну уята. Бу хакта спектакльнең режиссеры Туфан Имаметдинов кичә Тукай музеенда узган түгәрәк өстәл вакытында сөйләде.

"Регионнарда һәм чит илләрдә яшәүче тамашачы өчен татар мәдәнияте дөньяда бөтенләй юк. Бәлки аның "Әлиф" спектакле белән кызыксынуын шуның белән аңлатып була", - диде Туфан Имаметдинов.

"Чөнки без аларга кунакка килгәндә, "Менә без татарлар һәм сезгә татар спектаклен алып килдек" дип әйтәбез икән, алар безгә аптырап "Сез 400 ел элек юкка чыктыгыз, түгелме соң?" дип дәшәләр", - диде режиссер.

"Рус мәдәнияты белән алар яхшы таныш, ә татар мәдәнияте аларга ят нәрсә", - диде ул.

 

Фото: архив / Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса