Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Төсләр һәм тормыш яратучылар җыелды

Арт-кунакханәдә акварель һәм музыка хакимлек итте. Яңа сезонда беренче очрашу 6 сентябрьдә Әлмәт картиналар галереясында булып узды.

Очрашу гаҗәеп булды. Әйе, биредә элеккечә музыка яхшы кәеф тудырды, әмма очрашуның үзенчәлеге ул түгел, ә рәсем сәнгате иде. Проектның кунагы ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Вера Бушурова акварель буенча мастер-класс үткәрде.

- Сәнгать белән шөгыльләнүчеләргә яңа тәэсирләр кирәк, - дип аңлатты үзенең дәресен Вера Игнатьевна. Картиналар галереясы залында урнаштырылган "Галопом по Европам" шәхси күргәзмәсенең нигезенә дә әнә шул тәэсирләр салынган иде. Этюдлар остаханәдә, салонда ясалмаган, ә Италия, Франция, Монако князьлегендәге ташларда тудырылган.

- Акварельне бик яратам, - диде Вера Игнатьевна кунакханәдә катнашучыларга - 1 нче сәнгать мәктәбе укучыларына һәм рәсем ясаучыларга. - Бу язу өчен бик авыр техника. Майлы буяулар белән һәркем төшерә ала, ул очракта штрихларны үзгәртергә була. Акварель - снайпер техникасы: билгеләнгән урынга төгәл эләгергә кирәк, монда үзгәртеп булмый.

Вера Бушурова әйтүенчә, акварель белән рәсем ясау төсләр һәм тормышны сөючеләрдә яхшы килеп чыга. Сүз уңаеннан, бу техникада хис-кичерешләр, эчке тоемлау белән язу тыелмый, ягъни күрелгәнне оригиналда ясамасаң да була.

Кәгазьне чылатып, кулларына пумала, буяулар алып Вера Игнатьевна мастер-класс сәгатен башлады, ә төс һәм тормыш яратучылар аны уратып алып, оста рәссамның һәр кул йөрешен хәтердә калдырырга тырышты. Тамашачыларга игътибар бирмичә, рәссам дәресен югары дәрәҗәдә уздырды һәм башкаларны да рәсем ясарга чакырды. Күпләр шулай эшләде дә. Чынлап та, акварель үзенә җәлеп итүче язуның бер төре икән.

Л.Седельникова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250