Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Төрттерәләр дә, көлдерәләр дә

Сизәсездер, «Татнефть» җыелма командасының быелгы Югары КВН лигасы финалисты булуы шәһәребездә оештырылып килүче КВН уеннарына дәрәҗә белән беррәттән җаваплылык та өсти. Соңгы елларда Әлмәттә КВН юнәлеше үсә бара, төбәк лигалары белән республика әһәмиятендәге уеннар тигезләшә. Шуларның берсе – барыбыз да танышырга өлгергән «АЛГА» КВН лигасы.

Бу юлы КВН сөючеләр «АЛГА»ның ярымфинал уенына җыелды. Финалга чыгу өчен апрель аеннан ук Әлмәт тамашачысының мәхәббәтен яулаган «Реакция» (КНИТУ-КХТИ), «Ветеринария академиясе» (Бауман исемендәге КДВМА), «Гагарин» (Казан), «Черепаха Торпеда» (Яр Чаллы), «БУМ» (Алабуга) көрәште. Нефтьчеләр каласы данын уку йортларының иң җор телле егет һәм кызлары яклады.

Тамашачының уенга сусаганы сизелеп тора. Командалар чыгу белән залның аларны алкышларга күмүе моны дәлилли. Тамашачы белән уртак тел табу КВНда иң мөһиме. Ә бу юлы чыгышларны район башлыгы Тимур Нагуманов та карады. Ул да Әлмәтнең «кимчелек»ләреннән йомшак итеп көлгән мәзәкләргә битараф кала алмагандыр, мөгаен. Нефтьчеләр каласындагы актуаль темаларны читләтеп уза аламы соң уенчылар?! Чыгышларның «болт»ы да нәкъ менә шунда бит. Ә иң куандырганы, ул «кимчелек»ләр әлмәтлеләрдән генә түгел, башка командалардан да яңгырады. Велосипед юллары һәм шәһәрдә күптән түгел генә барлыкка килгән «зәвыклы» тукталышлардан да көлделәр. Моннан тыш, уенга «БУМ» командасы белән бергә хәтта Рөстәм Нургали улы үзе «килгән» иде:

 

- Исәнмесез кунаклар! Татарстанлылар! Кешеләр! Әлмәт бик матур, чиста. Бу шәһәргә килгән саен тагын да киләсе килеп тора.

- Соң диңгезгә ыргыткан сыман тиен акча ыргытыгыз!

- Күрмисеңме әллә, мин монда инде күпме тиен акча «ыргыттым».

 

Алардан тыш, уен барышында көн кадагында булган социаль мәзәкләр дә күтәрелде. Мәсәлән, йортларга җылылык бирү, Инстаграм челтәрендә барган #Gradient челленджы һәм салкын җәй турындагы мәзәкләр кызык яңгырады.

Уен традицион рәвештә өч өлештән - «Сәламләү», «Триатлон» һәм «Музыкаль бәйге»дән торды. Башта уенчылар кызыклы итеп үзләре белән таныштырып китсә, «Триатлон» гади мәзәкләр белән беррәттән музыкаль «карапуля»ларны һәм жюри тарафыннан бирелгән көтелмәгән сорауларны үз эченә алды.

Уенның өченче өлеше үзе бер мюзиклны хәтерләтте. Биредә командалар билгеле бер сюжетка корылган 3-4 минутлык музыкаль номер күрсәтергә тиеш иде. Уенчыларның бөтен фантазиясе нәкъ менә монда җигелде. Берәүләр туйдагы кызыклы күренешләргә тап булса, икенчеләр ветеринар көндәлеген бәян итте. «Әлмәт ВУЗлары җыелма командасы» өчен бу бәйге фишка булгандыр. Чөнки узган уенда алар безне «Гарри Поттер» маҗаралары белән таң калдырса, бу уенда «Карабаш диңгезе пиратлары» җюри әгъзаларын да сүзсез калдырды.

Ә уенда иң зур бәхет елмайганы кем дисәгез, ул, әлбәттә, Казанның «Гагарин» командасы. Июнь аенда узган чирек финалдан аларны өстәмә рәвештә дүртенче команда итеп алганнар иде. Ниһаять, бу уенның өч бәйгесендә дә иң югары баллар туплап, алар беренчелекне алды!

- Без бу уеннан мондый борылыш көтмәгән идек. «Триатлон»да ук «чыгарырлар» дип уйладык. Бәхеткә, югары балл алдык. Безнең импровизация остасы булган Кириллга рәхмәт! - дип тәэсирләре белән урталашты «Гагарин» уенчысы Аделина.

Лига чемпионының исеме 27 нче октябрь көнне ачыкланачак.

Гүзәл ГАЛИМОВА

Автор фотолары

 

Альбина Мөхәммәтгалиева, «АЛГА» лигасы администраторы:

- Уен бик көчле булды. Ярымфинал – ул финалга караганда да җаваплырак. Чөнки финалга бер адым калганда төшеп калу, бик авыр.

 

Ярымфинал җиңүчеләре:

1 нче урын – «Гагарин», Казан (10 балл).

2 нче урын – «БУМ», Алабуга (9.6 балл).

3 нче урын – «Әлмәт ВУЗлары җыелма командасы», Әлмәт (9,2 балл).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса