Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Топ-7: Ландыш Нигъмәтҗанова — «Южный»да, Гөлназ Сәфәрова — Чехов базарында

Илназ Гарипов — урманда, Гөлназ Сәфәрова — Чехов базарында, ә Әбри Хәбри — чәч үстерә. Эстрада йолдызларының тагын кайсысы ялларын кайда һәм ничек үткәрә? Сезгә йолдызлы топ-7 тәкъдим итәбез.

10 нчы февраль Россиякүләм чаңгы ярышлары үтте. Татар йолдызлары да бу вакыйгадан читтә калмады. Илназ Гарипов, мәсәлән, Аккош күле базысында халыкны җырлап биетте һәм җылытты.

 

Камал театры директоры Илфир Якупов бөтен гаиләсе — тормыш иптәше һәм балары белән чаңгы шуды. «Чаңгылы яллар!» дип искәртеп куйды ул үзенең инстаграмында.

Айсылу Леронның да ял көннәре гаиләсе белән үтә. Улы Нураханның тиздән булачак 4 яшьлек туган көнен алдан ук бәйрәм итә башлады. Ул күңел ачу өчен «ХL» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Остров сокровищ» балалар мәйданчыгын сайлап алган. Яңартылган мәйданчыктан алып баручы бик канәгать калган.

Әгәр Ландыш Нигъмәтҗанованы ял көннәрендә очратасыгыз килсә, туп-туры сәүдә-күңел ачу үзәгенә юл тота аласыз. Бүген ул бөтен гаиләсе белән «Южный» моллында ял итте.

 

Гөлназ Сәфәрованы көндәлек тормышта күрим дисәң, зур-зур кибетләрдән эзләргә кирәкми, ә Чехов базарына барырга кирәк! Ял көннәрендә базарда йөрү Сәфәрованың яраткан шөгыле: «Төрле гипермаркетларга караганда базар миңа мең тапкырга күбрәк ошый төшә!»

Язгы бер көн елны туйдыра, диләр. Һәм бу сүзләр Салават Миңнеханов турында. Кич белән Чаллыда концерт программасы булуына карамастан, җырчы көндез Азнакайда әнисе белән борыч утыртырга өлгерде.

Сез алып баручы Әбри Хәбриевнең чәч коелу проблемасы бар икәнлеген белә идегезме әле? Белмәсәгез, белегез. Ял көннәрендә табибка барып, җәй көнне чәч үстерергә сөйләшеп кайтты Әбри: «Такшты, җәйгә чәчсез, кыркылган килеш күрәсегез бар әле мине:)»

Фотолар шәхси битләрдән алынды.

http://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса