Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татарстанда бары тик авыл Сабан туйлары гына үткәреләчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмәсе нигезендә быел Сабантуй 4 июльдә авыл торак пунктларында гына узачак.

Бәйрәмне шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә  үткәрмәячәкләр. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова  хәбәр иткән. 

«Куркыныч зур, ул әле саклана, шуңа күрә без шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә Сабантуй уздырмаячакбыз дигән карар кабул ителде. Әмма авыл торак пунктларында без, әгәр җирле хакимият органнарының тиешле карары кабул ителсә, халык фикерен исәпкә алып, аларны үткәрүне хәл итәбез. Чөнки авыл Сабантуйлары — табигатьтә кечкенә генә бәйрәм», — дигән Рөстәм Миңнеханов.
Президент искәрткәнчә, бәйрәм чаралары  санитар-эпидемиологик вәзгыять таләпләрен исәпкә алып һәм Роспотребнадзор белән килешеп үткәрелергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханова авыл Сабан туен иң дөресе дип саный. 

«Ул чын бәйрәм, барлык туганнар, тальян моңы, бию белән. Нинди дә булса җитди спортчыдан башка һәркем көрәшә ала. Зур булмаган чаралар бик мөһим», — дигән республика башлыгы
 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса