Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Тимур Мусинга "Голос"та катнашырга кем ярдәм иткән?

Беренче каналдагы "Голос. Дети" проектында катнашкан якташыбыз Тимур Мусинны күпләр таный булыр. Француз телендәге "Аве Мария" катлаулы композициясен искиткеч моңлы, мәгънәле итеп җырлады ул. Әмма проектның "җырчының үзен күрмичә тыңлау" турыннан Тимур үтә алмады. Шул уңайдан социаль челтәрләрдә күпләр ризасызлык белдерде, янәсе, проект дөрес бармый, алдауга корылган. Чынлыкта, тапшыру ничек...

Биюдән җырга күчкән

13 яшендә инде йолдыз булырга өлгергән Тимур гап-гади татар гаиләсеннән. Әтисе Ленар Әлмәтнең беренче музыка мәктәбендә баян дәресләре укыта, әнисе Айгөл - һөнәре буенча хореограф. Билгеле, җырлауга мәхәббәт үзеннән-үзе барлыкка килмәгән. Нәселләрендә үзешчән җырчылар, баянчылар бар. 4 яшьтән биюгә йөргән малайны әти-әниләре 2 нче сыйныфта музыка мәктәбенә бирә. Менә шуннан башлана да инде: Тимур һәммәсен шаккатырып моң дәрьясына баш-аягы белән кереп китә. Аның диплом-грамоталарын бер утыруда гына карап өлгермәдем. "Роза ветров", "Сандугач сайрар илем", "Когда мы вместе", "Звенящая капель", "Йолдызлык" - катнашмаган бәйге-фестивальләре калмаган. Барысында да - югары урыннар. Узган ел хәтта балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә аның үз даирәләре белән кечкенә генә концертын да оештырганнар.

"Дима Биланны күрәсем килде!"

"Голос" тапшыруында катнашырга Тимур үзе теләк белдергән. Гомумән, замана белән бергә атларга, һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга ярата икән ул. Популяр проектның беренче сезоны беткәч, Тимур үзен дә биредә сынап карарга була.

- Җәй көне иде ул. "Әни, минем дә "Голос"та катнашасым килә", - дип берсендә яныма килде. Җырын тыңлап карауга җибәрдек. Ике атнадан безне сайлап алу турына чакырдылар. 10 меңнән артык баладан гариза кергән булган. Шуларның нибары 1500 ләбен генә җырлатып карарга чакырганнар. Сайлап алу турында нибары 128 балага гына бәхет елмайды, аларны "слепое прослушивание" турына алдылар. Алар арасында без дә бар идек, - дип сөйли зур горурлык белән Тимурның әнисе Айгөл.

Шуннан озын-озак репетицияләр, яңа җыр әзерләү, ныклап торып француз телен өйрәнүләр башлана. Мусиннар гаиләсе берничә тапкыр Мәскәүгә бара. Зур Останкино каланчасын, олы йолдызларны, иң мөһиме, Тимур Дима Биланны күрәчәк... Аның белән очрашу егетнең хыялы булган икән.

- Тапшыруда остазлар чыннан да балаларны күрми. Бары тик тавышларына карап кына сайлый. Без әллә нишләп Дима Билан борылыр, Тимурны сайлар дип көттек. Әмма без чыгыш ясаганда аның инде төркеме тулган иде. Кеше күп булу, проектны төшерүләр озакка сузылып, без азакка - өченче көнгә калдык. Югыйсә, чират буенча төшерүнең икенче көненә туры килгән идек. Ул вакытта Дима Билан үзенә балаларны сайлап бетергән иде инде. Тимурны ул бик ошатты, - ди әни кеше.

"Укытучы булмаса, катнаша алмас идек!"

Җиңү түгел, ә катнашу мөһимрәк, диләр. Ихтыяр көче, теләк табып, Мәскәү сәхнәсендә җырлый алу - үзе зур җиңүгә тиң! Мусиннар гаиләсе әлеге җиңүдә 1 нче музыка мәктәбендә эстрада-джаз дәресе укытучысы Марина Кузнецованың роле зур дип саный. Ул булмаса, Тимур "Голос"та катнаша алмас иде, ди алар. Көне-төне яңа җырлар өйрәнү (проект өчен Тимурга берничә җыр өйрәнергә туры килгән), зур сәхнәдә, дистәләгән камера каршында каушамыйча чыгыш ясау - бер Тимур гына башкарып чыга торган эш түгел.

- Иң элек укытучыбыз Марина Андреевнага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Ул безнең белән Мәскәүгә дә барды, ныклы терәк булды. Шулай ук 1 нче музыка мәктәбе директоры Гүзәл Хәйруллинага, Спорт сарае директоры Җәмил Нәсретдиновка, Мәскәүдә үзләренең ярдәм кулларын сузган Рәис Нәгыймовның тормыш иптәше Зәйтүнә Лотфулловнага, кызлары Алсу, кияүләренә зур рәхмәт. Гомумән, андый проектларда катнашу - шактый мәшәкатьле. Изге күңелле кешеләр булмаса, үзебез генә ерып чыга алмас идек, - ди Айгөл ханым.

"Сәләтенә тагын бер кат инандык"

Тимурны хәзер күпләр танып белә. Гимназиядә дә (ул Р. Фәхреддин исемендәге гимназиядә белем ала) укучылар килеп, котлау сүзләре ишеттергән. Социаль челтәрләрдә генә дә 2500 ләп кеше аңа дуслашу тәкъдим иткән, аңа килгән меңләгән смс-хәбәрне Тимур әле дә укып чыга алмаган! Нинди генә шәһәрләрдән язмыйлар аңа!

- Алдагы турга уза алмасак та, үзебез өчен күп нәтиҗәләр ясап кайттык. Тимурның чыннан да сәләте бар. Моны "Голос" тапшыруын караган тамашачылар белә, аңлый, язалар. Җиңү төп максат түгел иде. Исән булсак, тагын яңа үрләр яуларбыз әле, - диде яшь йолдызның әтисе Ленар.

Чыннан да, Тимур акыллы, тәрбияле, моңлы бала. Бөтен буш вакытын җырга багышлый. "Җырлыйсым килә", - ди ул. Әнә, мин килгән арада да әлеге моңлы гаиләдә татар көйләре яңгырады. Ленар абый кулына баян алып, бөтен өйгә "Урсал тау"ны көйләп җибәрде. Кечкенәләре 7 яшьлек Гүзәл скрипкага йөри икән, ул да безгә кушылды. Әйтеп бетерә алмаслык күңел җылытырдай тальян моңы... Хактан да, җырлыйсы килә.

ФИЛҮЗӘ Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса