Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Тимәгез Ришатка!"

Тагы ни булган?

Ришат Төхвәтуллин хәзерге вакытта яңа «Мәхәббәт көтә күңел» дип аталган программасы белән республикабыз буйлап гастрольләрдә йөри. Гастроль вакытында төшерелгән видеолар белән Инстаграмда һәрвакыт уртаклашып бара.

«Бии белгән кешеләргә гомер буе сокланам мин», дигән иде ул. Хәзер инде үзе дә акрынлап сәхнәдә бии башлады. Инстаграмда урнаштырган бер видеода алар Америка стилендәге бию башкара. «Ришат та америкача бии башлаган икән дип уйламагыз! Мин, киресенчә, аларны татар җырларына биергә өйрәтмәкче булам», дип язган ул.

Комментарийлардан күренгәнчә, Ришатның яңа образлары халык күңеленә бик хуш килгән, шулай ук, биемичә генә җырла, диючеләр дә бар. Ришатны яклап, «Тимәгез Ришатка, аңа нәрсә эшләсә дә килешә, яратабыз!» дип язганнар. Шулай ук, Ришатның Америкада концерт куясы килә, дип уйлаучылар да юк түгел, дип яза "Сәхнә".

Бие дә, җырла да, Ришат, сиңа ничек тә килешә!

Фото:скриншот Инстаграм

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса