Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Театр тамашачы эзли... Тукталышта

2015 елны Әлмәт театры яңа баш режиссер белән каршылады. Хәер, Гүзәл Акбердина (Абушахманова) әлмәтлеләргә ят шәхес түгел. Театрда ул Әмирхан Еники әсәрләре буенча "Тормыш корабы"н куйды. Ә нәни тамашачылар аның "Акбай һәм сарык малае" (Туфан Миңнуллин) әкиятен яхшы хәтерлидер. Өстәвенә, март аенда баш режиссер "Кызык кино" дип аталган концерт-тамаша тәкъдим...

Уңышлардан баш әйләнгән чак

Тантаналар белән башланган 70 нче сезонын Әлмәт театры казанышлар белән дәвам итә. "Язылмаган язмышлар" вербатимы (реж. Нәфисә Исмәгыйлева) Санкт-Петербургта Александр Во- лодин исемендәге "Пять вечеров" Бөтенроссия театр фестивалендә катнашты. Шушы ук тамаша "Тантана-2015" республика театр премиясенә лаек булды. "Иң яхшы актер ансамбле" номинациясендә безнекеләр җиңде. Сүз уңаенда, "Тантана"да тагын бер актриса - Алинә Мөдәррисова "Дебют" номинациясен "отты". Ә вербатим- ның фестивальләр буйлап сәяхәтенә әле нокта куелмады. 27 майдан 3 июньгә кадәр Дубна шә- һәрендә XIII Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестиваленә чакырулы. Узган ел әлеге фестивальдә Шекспирның "Ромео һәм Джульетта" (реж. Искәндәр Сакаев. Ул безне, без аны таныттык. Милләтләр театрының сәнгать җитәк-чесе Евгений Миронов Искәндәр Сакаевны театрына бер спектакль куярга чакырды. Л.М.) спектакле белән әлмәтлеләр җиңү яулаган иде. Әлеге казаныш аларга Мәскәү тамашачысы алдында Милләтләр театрында уйнау мөмкинлеген ачты. Әлеге мәхәббәт тарихы белән Әл- мәт театры март аенда шулай ук "Прорыв" V Петербург яшьләр театраль премиясе фестиваленең офф-программасында катнашты. Ул гына да түгел, иң мәртәбәле "Алтын битлек" фестиваленең конкурстан тыш "Маска Плюс" программасына да эләктеләр әле. Бу чыгышлар турында Мәскәү басмалары "тамашачылар да, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр дә "Браво!" кычкырды", дип язды. Афәрин, артистлар!

Аралар тагы да якыная

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Әлмәт татар дәүләт драма театры "Сугыш кайтавазы" дип аталган яңа проект тәкъдим итә. Бу әдәби-музыкаль тамашада төп игътибар Бөек Ватан сугышы хронологиясенә генә түгел, ә архив документларына нигезләнгән аерым тарихларга, сугыш чоры басмаларында чагылган язмышларга биреләчәк. Куючы режиссер Ильяс Гәрәев архивларда фронт бригадалары турында бай материал туплаган, дәһшәтле елларда яу кырында яздырылган "тере тавыш"лар тапкан. Әл- мәтлеләр өчен әлеге кичә якташлары турында яңа мәгълүмат ишетү белән дә кызыклы булырга охшаган. Тамашаны беренчеләрдән булып укучылар һәм студентлар күрде. Моннан тыш, апрельнең шимбә-якшәмбе көннәрендә аңа "Гаилә белән карау" сеанслары оештырырга ниятлиләр. 8 майдагы тамаша исә хәйрия чарасы булачак. Хәйрия дигәннән, Әлмәт театры икенче ел рәттән "Ел хәйриячесе" республика бәйгесендә җиңү яулады.

Гүзәл Акбердина сүзләренчә, Әлмәт артист-лары тамашачыга тагын бер яңа, "Шагыйрь сүзе" дип аталган проект тәкъдим итмәкче. Монысына билет та аласы юк. Хәер, маршрутына карап 15-17 сум торырга мөмкин. Театрның кино һәм телевидение "кул салмаслык" бер сыйфаты бар: ул да булса, тамашачы белән якынлык. Актерның һәр хәрәкәтен, сулышын залда утыручы сизә, тоемлый. Әлеге проект белән режиссер галиҗәнап тамашачы белән актер арасын тагын да кыскартырга, сулыш дәрәҗәсенә, кул сузымына калдырырга ниятли. "Шагыйрь сүзе" - "Әдәбият елы" уңаеннан гамәлгә куелган проект.

- Күз алдыгызга китерегез: эңгер-меңгер. Көн дәвамында бераз талчыккан халык тукталышта автобус көтә, - дип Гүзәл Акбердина без, журналист халкын кичке урамга "әйдәде". - Һәм көтмәгәндә яныгыздагы таныш (бәлки таныш та түгелдер) берәү сезгә Пушкинның мәгълүм шигыре белән "дәшә".

Мин яраттым сезне. Мәхәббәтем

Исән әле... Бәлки мәңге сүнмәс.

Тик ул сезне бүтән сискәндермәс,

Борчу салмас, сагышларга төрмәс...

Бу манзараны күз алдына китергән каләм ияләре сизелерлек җанланды. Ә кумирын сәх- нәдә генә карарга күнеккәннәрнең аны янәшәсендә күрүе, сулышын тоюы, сиңа гына төбәлгән карашы нинди халәт тудырыр?! Кызык, бик кызык булачак бу.

Ел дәвамында шулай ук театр яшь тамашачыларны "Әкият арбасы", өлкәннәрне "Туй мәрәкә- ләре" проектлары белән шаккатырмакчы. Җәй айларында традицион "Театраль җомга" да дәвам итәчәк. Ә бүген артистлар гастрольләр, фестивальләр, спектакльләр белән мәш килгән арада вакыт табып, Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү" (режиссеры Нәфисә Исмәгыйлева) спектакленең премьерасын әзерләп маташа. Ничә дистә буын яратып караган спектакльнең ремейкы булачак ул. Һич сине куркытмасын, бу замана термины. Чөнки ремейк - төп чыганакка пародия түгел. Бары үрнәкне яңа, актуаль фикер белән тулыландыру гына. Хәер, үзегез барып карагыз. Премьера 23-24 апрельгә билгеләнгән.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса