Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Театр актеры сәхнәдә анадан тума чишенгән

Актерның бу кыланмышы тамашачыларның ачуын кабарткан.

Красноярскида Опера һәм балет театры сәхнәсендә Мәскәү режиссеры Константин Богомолов куйган «Гаргантюа и Пантагрюэль» спектакле барышында була бу. Бик күпләр шул мизгелдә үк залдан чыгып киткән, икенчеләр антракт вакытында театрдан кайтып китә. 3 сәгатькә якын барган спектакльдән аудиториянең якынча дүрттән бер өлеше бушап кала.

Спектакльнең анонсында «Режиссер кеше гәүдәсе табигатен тикерә. Богомолов аңлы рәвештә романның сәяси, дини, социаль линияләреннән баш тарта. Моны ул тамашачының игътибарын тулаем кеше табигатенә юнәлдерү өчен эшли», - дип язылган була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса