Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Тарихи хатирә. Тайсуганлылар да кинога төшкән

1968 елда «Ленфильм» киностудиясендә «Моабитская тетрадь» дигән нәфис фильм төшерелә.

Муса Җәлил һәм әсирлектә бергә булган көрәштәшләренең исемнәре аклангач, аларның батырлыгына багышлап әдәби әсәрләр дөнья күрә башлый, тарихи фильмда исә рус актерлары белән бергә үзебезнең татар артистлары да төшкән. Азнакай районында туып-үскән, булачак Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров фильмда күренекле балалар язучысы Абдулла Алиш образын гәүдәләндерә. Әле бик яшь, соңыннан, дәрәҗәле актер булудан тыш, бик күп кенә артистларның остазы булачак Илдар Хәйруллинны да Зәйни ролендә күрергә була фильмда. Ә Шәфи Алмасны булачак Тукай премиясе лауреаты Рәфкать Бикчәнтәев уйнаган.

Әлмәт районы Тайсуган авылы халкына да ул елларда әлеге киноны телевизор экраннары аша караганда горурланырлык сәбәп булган. Авылдашлары Нарим Ихсанов та төшә Муса Җәлилгә багышланган фильмда. Дөрес, аның исем-фамилиясе титрларда юк. Әмма кечкенә генә эпизоды да истә калырлык.

Әсирләрнең концерт кую күренеше бар фильмда. Казан дәүләт университеты студенты, оста итеп биюе белән югары уку йортында дан казанган Нарим Ихсанов хатын-кыз киемендә татар биюен башкара.

Студент егетне Литвага алып китәләр. Башкаладан ерак түгел бер җирдә төшерәләр.

«Бик яхшы фильм дип әйтмәс идем мин аны, бюджеты да зурдан түгел иде, Муса Җәлил ролен башкарган актер Петр Чернов та күңелгә бик ятмады», - дип искә алды ул вакыйганы Нарим абый. Әмма ничек кенә булмасын, тайсуганлыларга «безнең авылдашыбыз да кинога төшкән», дип горурланып йөрергә сәбәп булды.

Әйтергә кирәк, кинога төшү буенча Тайсуган авылы халкының тәҗрибәсе моның белән генә чикләнми. 1975 елда Свердловск киностудиясе биредә Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы буенча нәфис фильмның күпмедер күренешләрен төшерә. Массовкаларда тайсуганлылар үзләре дә бик теләп катнашалар. Кайбер «киногероинялар» сөйләвенчә, аларны иң нык гаҗәпләндергәне акча түләнүе була. Бер эпизодта төшкән өчен өчәр сум акча түләгән булганнар. Ә ул заман өчен бу бер дә аз түгел.

Наилә ГАНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса