Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Татнефть" Әлмәт театрына яңа сәхнә бүләк итте

Әлмәт татар драма театрында яңа сезон премьералары яңартылган сәхнәдә узачак.

Хәзер анда капиталь ремонт эшләре ахырына якынлаша. Бу масштаблы һәм күптән көтелгән проект «Татнефть» компаниясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Бинаның күпьеллык бай тарихында сәхнә мәйданчыгын беренче капиталь ремонтлау.

Финал штрихлары

Театр сәхнәсен ныклап төзекләндерү кирәклеге күптән туа. Бинаны файдалануга тапшырганнан соң, аны бер генә тапкыр да капиталь ремонтламаганнар - акча җитмәгән. Сәхнә - технологик системаларның иң катлаулысы, асылда, ул - театрның йөрәге. Әмма еллар узу белән технологик конструкцияләр дә, җиһазлар да мораль һәм физик яктан искергән. Хәзер «Татнефть» ярдәме белән драма театры сәхнәсе яңадан ясала.

«Биредә без механик җиһазларны алыштырдык, борылыш даирәсен торгыздык, оркестр чокырын яңадан җиһазладык. Яктырту комплексы, тавыш системалары, галерея һәм башкалар тулысынча яңартылды", - дип сөйли подрядчы компания вәкиле Сергей Быков.

Функционал киңәйде

Элек бөтенләй булмаган нәрсәләр дә барлыкка килгән — ІР-телевидение системасы, киңәйтелгән функционаллы режиссер ярдәмчесе пульты.

Тамашачылар залына ремонт кагылмаган, әмма технологик системаларның бер өлеше нәкъ менә биредә урнашкан: чыгарылма яктырту, фронталь акустик системалар, әйләнә-тирә каналлар элементлары. Сергей Быков аңлатканча, гамәлдәге урнаштыру схемасы үзгәртелгән, җиһазларның бер өлеше яңа урыннарда торачак.

Бүгенге көндә мәйданчыкта 15 югары квалификацияле белгеч эшли, барлык технологик конструкцияләрне һәм механизмнарны төп монтажлау башкарылган, планшетта финал эшләре алып барыла. Шуңа күрә төзүчеләр фаразлары буенча, ноябрь ахырына театр труппасы яңартылган сәхнәгә чыга алачак.

Исегезгә төшерәбез, «Татнефть» ААҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев быел шәһәр Советы трибунасыннан чыгыш ясаганда: «Без бу шәһәрдә тудык, монда яшибез, эшлибез, монда безнең гаиләләребез, балаларыбыз яши. Һәм безнең бурыч — Әлмәтне яшәү өчен уңайлы итү. Ул нефть башкаласы гына түгел, чын-чынлап мәдәни башкала да булсын», - дигән иде.

Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева сәхнәгә күпьеллык өметләр баглый. Бу хакта артистлар еллар буе һәм ул үзе дә театр белән 15 ел җитәкчелек иткән дәвердә хыялланган.

"Тиздән без инде сагынып көтүче тамашачыларыбызны күрергә өметләнәбез, — дип сөйләгән «Нефтяные вести» хәбәрчесенә Фәридә Багисовна. — Без бик күп премьера-сюрпризлар әзерлибез, шуңа күрә безгә ярдәм итүчеләргә һәм беренче чиратта, «Татнефть»кә зур рәхмәт".

Бу нефть компаниясе финанс ярдәме белән драма театрында беренче генә масштаблы ремонт түгел. 2004-2005 елларда барлык бинада да капиталь ремонт үткәрелгән иде - инженерлык коммуникацияләре алыштырылды, отделка эшләре тулысынча башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса