Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татарстан җитәкчелеге Ринат ага Таҗетдиновның 75 яшенә автомобиль бүләк итте

Театр сәнгатендә 52 ел колач салып йөзгән орденлы Ринат ага Таҗетдиновның 75 яше тулган чак.

Шул уңайдан бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Зур сәхнәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, СССРның һәм Татарстанның Дәүләт премияләре лауреаты Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе уздырылды. Яшәешенең, иҗатының әҗерен күргән Ринат аганы олы бәйрәме белән котлап театр тулы тамашачы җыелды, дәүләт, хакимият җитәкчеләре, театр әһелләре, артистлар килде.

Торыр урынына әйләнгән карурманда ирекле яшәгән, халкыбызга хезмәт иткән Шәйхидәй, хыялый-сихри театр дөньясында үз халкыбызга хәзмәт итүче Арифҗан малае Ринат Таҗетдинов - Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1967), Татарстанның (1973) һәм Россиянең халык артисты (1982), СССРның Дәүләт премиясе лауреаты (1986) булган шәхес ул, рәхәт яшә, дип бәхет баскан юбилярны башлап ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев кочагына алды. Артистлар алар гади кеше түгел: рольләрен бөтен йөрәге аша үткәреп, образларының тормыш-гомерләре белән яшәп алган искиткеч шәхесләр. Ил-йортыбыз өчен көрәшкән Идегәйне, Нурихан Фәттахның "Кол Гали"ендә Кол Галине, Туфан Миңнуллинның "Моңлы бер җыр"ында Муса Җәлилне ничек итеп уйнаган! Туфан Миңнуллинның "Монда тудык, монды үстек" әсәрендә без аны нефтьче, Чыңгыз Айтматовның "Гүзәлем Әсәл"дә Ильяс, Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар"ында Мәхдүм, Мольерның "Суган суфие"нда Тартюф, Аяз Гыйләҗевның "Өч аршин җир"ендә Мирвәли, Островскийның "Бирнәсез кыз"ында Карандашев, Уильям Шекспирның "Антоний һәм Клеопатра"сында Антоний,.. Отеллоны да бәлки уйнарсың әле, хәер, хыял белән яшәү - матур гамәл, яшәргә көч бирә торган этәргеч ул. Хыялый кеше син, Ринат, Туфан Миңнуллинның "Дивана"сында һәм Мансур Гыйлаҗевның "Баскетболист"ында, Зөлфәт Хакимнең "Күрәзәче"сендә уйнаган рольләрең дә шундый. Чын Артист, чын Кеше булуың өчен рәхмәт сиңа! Талантлы артистларыбыз, режссерларыбыз, драматургларыбыз бар. Шамил Закиров, Марсель Сәлимҗанов белән бергә эшләгән, Туфан Миңнуллин белән бер тирәдәрәк туып үскән, бергә укып иҗат иткән, чордашлар булган, 52 ел иҗат утында янган Ринат Таҗетдинов лабаса бу, дип, шушы монологыннан соң Минтимер Шәймиев ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның мактау сүзләрен җиткерде һәм Татарстан җитәкчелеге исеменнән "Фиат Альбеа" автомобиле ачкычлары тапшырды.

Ринат Таҗетдинов Татарстанның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туып үскән. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. 1989 елдан 2010 елга кадәр Татарстанның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе була. Аңа 75 яшь, ә ул, шөкер, әле дә иҗатта, әле дә сәхнәдә.

"Татар-информ"

Фото Матбугат.ру дан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250