Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татарларга Крупп пушкалары кирәк

Технологияләр алга киткән бүгенге заманда югары тизлекле магистральләр кирәкме дигән сорау буенча бәхәсләшүчеләр дөньяга танылган мәгърифәтче Риза Фәхреддин мирасына мөрәҗәгать итсен икән.

1914 елда Ырынбурда басылган "Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр" хезмәтендә галим, журналист, җәмәгать эшлеклесе "...безгә Крупп (немец сәнәгатьчесе һәм уйлап табучысы, ул чорда төп корал белән тәэмин итүче булуы аңа "пушка короле" дигән кушамат тага) пушкалары, тимер юллар, юнкер училищелары, кадет корпуслары, хәрби академияләр кирәк", - дип ассызыклаган. Аның бу фикерен һәм, гомумән, дөньяга ачык карашлы җәдитче булуын Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да искә алды. Башкала кунагы Риза Фәхреддиннең туган авылы Кичүчатка мәгърифәтченең туган көнендә журналистлар белән очрашуга килде.

Риза хәзрәтләре - журналист

Гыйлем иясе, җәмәгать хадиме, олпат дин әһеле, мәгърифәтче, нәсыйхәтче, тарихчы, мөхәррир, публицист Риза Фәхреддиннең тууына быел 155 ел тулды. Кичүчат авылында "Риза Фәхреддин - "Шура" журналы мөхәррире" дип аталган очрашу мәртәбәле дата уңаеннан оештырылды да. Узган гасырның егерменче еллары башында ук, әле татар журналистикасы аякка гына баскан мәлдә тәүге журналист, беренче мөхәррирләрнең берсе була ул. Ырынбурга аны бертуган Рәмиевләр "Шура" журналына (былтыр аның 105 еллыгы билгеләп үтелде) чакыра. Татар журналы буларак "Шура" татар тарихы, әдәбияты, мәдәниятен һәм иҗтимагый тормышны чагылдырган. Хәзерге галимнәр әлеге басма хакында "мәгърифәтчелеге һәм гыйльми фикере ягыннан әлеге журналга тиңнәр юк" дигән фикердә. Дөрес, алар татар милләте белән генә бәйле булмый. Бельгия, Ерак һәм Якын Көнчыгыштан каләм ияләре эшләре дә басыла. Журналның бары 240 саны дөнья күреп кала. Белгечләр аларда "иҗтимагый проблемалар буенча дискуссияләр, тарих, фәлсәфә, әдәбият һәм мәдәният белән бәйле 4085 мәкалә нәшер ителгән" дип яза. Музей директоры Диләрә Гыймранова сүзләренчә, Риза Фәхреддиннең үзенең 700 дән артык мәкаләсе басыла.

- Кызганыч, хезмәтләренең бер өлеше сакланмаган. Сакланганнары да ахыргача өйрәнелмәгән, - дип искәртте Журналистлар берлеге рәисе. - Журналистика үзгәреп тора. Шуңа да карамастан, Риза Фәхреддин хезмәтләрендә мирас булып калган һәм кулланырлык төпле фикер бар.

Римма Ратникова үзе дә Риза Фәхреддиннең әнисе ягыннан шәҗәрәдә теркәлгән.

Ядкарьләргә - янкорма

Очрашуда галимнең мемориаль музее фондларында сакланган экспонатлар белән таныштырдылар. Журналның 240 саны да Финляндиядә, берничәсе Нью-Йорк китапханәсендә саклана. Кичүчаттагы музейда "Шура"ның 55 саны бар. Ырынбур чоры ядкаре - Фәхреддиннең эш өстәлендә абыйсы Салих бине Фәхреддин саклаган һәм имзалаган басма ята.

Музей директоры Диләрә Гыймранова журналистларга фотоархив та кызыклы булырга мөмкин дигән фикердә. Директор билгеләп үткәнчә, фондта Риза хәзрәтләренең һәм аның гаиләсенең 150 ләп фотосы (төп нөсхәләр) саклана. Бүгенге көндә экспозициядә шуларның 50 се урын алган. Май ахырында аларның барысын да тәкъдим итеп бер күргәзмә оештырырга ниятләре.

- Музей (Фәхреддин туган нигез өстендә күтәрелгән) 1995 елда ачылды. Егерме ел эчендә бик күп материаллар, экспонатлар тупланган. Боларны саклау өчен янкорма төзү зарури, - диде башкала кунагы. - Дөньяга билгеле галимнең мирасын саклыйк дисәк, без бу мәсьәләне күтәрергә, бу хакта сөйләргә тиеш. Мин депутат һәм журналист буларак ярдәм итәргә әзер.

Ләйләгөл Минаева

Алсу Хәйбриева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250