Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Татар Җыры» фестивале быел 22 декабрьдә узачак

Барлыгы 25 номинация булыр дип көтелә.

"Татар Җыры" халыкара эстрада фестивале быел 22 декабрьдә "Пирамида" концертлар залында унтугызынчы тапкыр узачак. Бу турыда "Барс Медиа" продююсерлык үзәге хәбәр итә.

"Әле күптән түгел генә унсигезенче тапкыр уздырылган мәртәбәле җыр бәйрәме алга таба бер адым ясый. Чын мәгънәсендә ел вакыйгасына әверелгән фестиваль бу юлы да эстрадабыз мэтрлары белән беррәттән популяр яшь башкаручыларны да, яңа исемнәрне дә бер сәхнәгә күтәрә", диелә хәбәрдә.

Традиция буенча, “Татар Җыры” тантанасының кунаклары арасында республика җитәкчелеге, мәдәният, сәнгать һәм спорт өлкәсендә танылган шәхесләр, бизнес вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре булуы көтелә.

"Мәхәббәт белән сугарылган татар җырлары! Зур өметләр баглап килгән тамашачы! Шул өметләрне аклаучы зәвыклы программа! “Татар Җыры” бу юлы да үз-үзенә тугры кала. Быелгы фестивальнең эчтәлеге генә түгел, бизәлеше дә һәрьяклап уйланылган, югары дәрәҗәдә булачак. Моның өчен “Татар Җыры” проектының профессиональ командасы җавап бирә. Масштаблы тамашаның режиссеры Максим Скалозубов һәрвакыттагыча үз алдына грандиоз максатлар куя - җыр, башкаручы, артист образы, сәхнә бизәлеше, заманча спецэффектларны берләштереп кенә калмыйча, һәр чыгыштан тамашачы күңеленә үтеп керерлек аерым бер номер әзерләп өлгерү", дип хәбәр итә "Барс Медиа".

“Иң яхшы җырчы”, “Иң яхшы дуэт”, “Ел ачышы”, “Иң яхшы клип” – барлыгы 25 номинация булыр дип көтелә. "Елдан-ел дәрәҗәсе һәм бәһасе үскән “Алтын барс” сынына быел кайсы җырчылар лаек булыр соң? Лауреатларны кемнәр игълан итәр? Бу сорауларга әлегә җавап бирергә иртәрәк, ничек кенә булмасын, һәркемне дә гаҗәпләндерерлек сюрпризлар шактый булачак!" дип вәгъдә итә оештыручылар.

"Инде менә унтугыз ел рәттән тамашачы белән татар эстрадасы йолдызларын онытылмаслык бәйрәмгә җыючы “Татар Җыры” фестивале командасы тырыша-тырыша бу мизгелләрне якынайту өстендә эшли. 22 декабрь. "Пирамида "концертлар залы. "Татар Җыры". Егерме еллыкка тагын бер адым", диелгән "Барс Медиа" юллаган хәбәрдә.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса