Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татар җыры Парижны яулады

Безнекеләр янә булдырды! Әлмәт җырчыларын әйтүем. Франция башкаласында узган балалар һәм яшүсмерләрнең "Париж, мин сине яратам!" ХХ халыкара фестиваль-конкурсында безнең мәктәп укучылары берьюлы 7 җиңү белән кайтты. tc "Безнекеләр янә булдырды! Әлмәт җырчыларын әйтүем. Франция башкаласында узган балалар һәм яшүсмерләрнең \"Париж, мин сине яратам!\" ХХ халыкара фестиваль-конкурсында безнең мәктәп укучылары...

Кызлар җәй көне Сочида узган "Салют талантов" бәйгесендә катнашкан булган инде. Ул - халыкара конкурс кына түгел, ә үзе бер зур проект икән. Санкт-Петербургныкы саналса да, фес- тиваль ел саен төрле илләрдә, шәһәрләрдә уза. Быелгы гала-концерт, юбилейлы булганга, Парижның "Saint Germain" сәхнәсендә үткән. Бөтен республикадан бер безнекеләр - Әлмәтнең 2 нче музыка һәм 15 нче мәктәпләрендә укучы кызлар Амалия Габсәләмова, апалы-сеңелле Дарья һәм Виктория Кельдюшовалар, Виолетта Җиһаншина һәм аларның музыка җитәкчеләре Ирина Смолькина катнашты. Бишесенә - 7 җиңү!

- Җиңәрбез дип уйламаган да идек, беренче чиратта Парижны күрәсе килде. Халыкара конкурста катнашып, үзебезнең көчне дә сынап карар өчен бардык, - ди кызлар бертавыштан.

Җырга сәләт тумыштан бирелсә дә, аны үстереп, кирәкле юнәлеш бирүдә укытучының өлеше чиксез зур. Шуңа да кызлар Ирина Смолькинага рәхмәтле.

- Ирина Николаевна моңарчы да укучылары белән Испаниядә, Пекинда халыкара конкурсларда катнашкан булган. Көзге каникуллар вакы- тында бәйгедән тыш, бөтен Ауропаны үз күзләребез белән күрергә мөмкинлек булуын әйткәч, уйламыйча ризалаштык. Өстәвенә, кызлар үзләре генә түгел, әниләре белән барачагын әйттеләр. Бу балаларга үзенә күрә бер сюрприз - мәктәптә яхшы укыганнары өчен бүләк булды, - дип сөйли апалы-сеңелле Кельдюшоваларның әнисе Елена.

Октябрь азагында юлга чыгып киткән әл- мәтлеләр бик күп шәһәрләрдә экскурсияләрдә булган. Варшава, Амстердам, Дрезден, Лихтенберг, Бранденбург капкалары, Рейхстаг - ике ятып бер төшләренә кермәгән урыннарны күреп кайт-каннар. Әмма кызларга барыннан да бигрәк Эйфель манарасы ошаган.

- Без аны ул кадәр биектер дип уйламаган идек. Кич белән ул зур Яңа ел чыршысын хәтерләтә - мең төрле төскә керә, яктырта. Моңарчы бу гүзәл манараны күрмичә күп нәрсәне югалтканбыз икән. Диснейленд паркын сөйләп бетерерлек түгел! Анда балалар гына түгел, хәтта зурлар да шаккатып йөри. Шулкадәр кызыктыргыч һәм матур! - дип ымсындырды кызлар.

Конкурска килгәндә, аның бик югары дәрәҗәдә оештырылуы әсир иткән. Сүзләренә караганда, анда хәтта микрофон да башкача яңгырый. 9-10 яшьлек Дарья, Виктория һәм Амалия бик матур татар орнаментлы яшел күлмәкләр киеп, өч телдә "Туган як" җырын башкарган.

- Өчесе бергә сәхнәгә чыккач, куркулары бетте. Бергә булгач, ничектер үзләрен иркенрәк тоттылар. Җырны да искитмәле башкардылар. Беренче дәрәҗә лауреат исемен алар лаеклы алды, - дип кызларның җиңүләренә сөенә укытучылары Ирина Смолькина.

Кызлар һәрберсе аерым да җырлаган. Дарья һәм Виктория Кельдюшовалар исә үзләренә туры килә торган сеңелләр турында да җыр башкарып, жюрины шаккатырган. 15 яшьлек пиа- нистка Виолетта рус композиторы Успенскийның зур композициясен башкарып, күпләрне таң калдырган.

- Бездә музыканы бик тирәннән укыталар икән. Минем кебек авыр, барлык нечкәлекләрен төшенеп уйнаучылар сирәк булды. Гомумән, Россиядә яшәвем белән горурланып кайттым - бездә белемне тиешенчә бирәләр! - ди яшь "йолдыз". - Музыка мәктәбенә йөрүемә биш ел була. Киләчәгемне җыр-моң белән бәйлисем килмәсә дә, шундый зур бәйгедә катнашып кайтуым яңа үрләр яуларга канат бирде.

Кызлар Гран-прига өметләнмәгән дә. Чөнки аны алыр өчен үтә дә сәләтле булу, тырышлык кирәк. Әмма алар гаҗәеп матур илләрне күргән, яңа дуслар булдырган. Ә иң мөһиме, халыкара конкурсларда сәләтне дөрес бәяләүләренә, бернинди танышлыксыз да урын яулап булуына инанып кайткан.

Якын киләчәктә кызлар Италиягә барырга ниятли. Куйган максатлары зурдан. Беренче урын яулаган "Туган як" җырын алар киләсе елда Санкт-Петербургта үтәчәк фестивальдә дә җырлаячак. Димәк, татар моңын, безнең кызларны әле тагын ишетәчәкләр...

"Вокаль иҗат. Эстрада вокалы. Соло" номинациясендә кече яшь категориясендә Дарья Кельдюшова, Виктория Кельдюшова, Амалия Габсәләмова 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды.

"Вокаль иҗат. Эстрада вокалы. Кече формалар" номинациясендә кызлар бөтен пьедесталны яулады.

Зур яшьтәгеләр категориясендә "Вокаль иҗат. Эстрада вокалы. Соло" номинациясендә Ирина Смолькина "Цветы под снегом" җыры белән 2 нче урынга ия булды.

"Инструменталь иҗат. Классика. Фортепиано. Соло" номина- циясендә Виолетта Җиһаншина 3 нче урынны алды.

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса