Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татар театры директорлары татар язучыларының театрларга йөрмәвенә зарланды

«Татар-информ»да Театр елы уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәл утырышы узды.

Татар театры директорлары татар язучыларының театрларга йөрмәвенә аптырый. Бу хакта кичә «Татар-информ»да Театр елы уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәл утырышында әйтелде.

“Гастрольләргә Казанга киләбез – мин театрда язучыларны күрмим. Чакыру бирсәң дә, “килә алмадык инде”, диләр”, - ди Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

“Драматурглар “Нигә премьераларыгызга чакырмыйсыз?” дип шалтыраталар. “Мәгълүмат бар, килегез”, дим. “Шалтыратсагыз, без кабул итмибезмени?” дим. Залда урын булмаса, урындык куеп булса да утыртабыз”, - ди Камал театры директоры Илфир Якупов.

“Театрлар белән янып яшәү юк. Театрларга йөрергә кирәк. Драматурглар, композиторлар бергә эшләсәк кенә яхшы әсәрләр тудырырга мөмкин”, - ди Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев.

“Театрларга йөрмәгән, синең спектакльләрне карап бармаган драматургларны ничек куясың?!” – ди Буа театры директоры Раил Садриев.

 

Фото: Султан Исхаков

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса