Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Татар кызлары Эльмира Кәлимуллина белән Динә Гарипова Филипп Киркоров белән бер сәхнәдә

Күптән түгел җырчы кызларыбыз Эльмира Кәлимуллина белән Динә Гарипова Валдис Пельшның "Көйне таны" ("«Угадай мелодию») тапшыруында катнашканнар.

Моңа кадәр 12 февральдә «Голос» проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина Казан консерваториясе сәхнәсендә чыгыш ясаган иде. Ул «Башмагым» музыкаль комедиясендәге рольләрнең берсен башкарды. Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» комедиясе белән Казан консерваториясе вокал мәктәбенең тарихына багышланган фестиваль ачылды. Әлеге әсәр беренче тапкыр сәхнәгә ерак 1942 елларда менә. Музыкаль әсәрдәге образларны Филюс Каһиров, Айгөл Хәйри, Рузил Гатин, Артур Исламов, Рөстем Асаев, Илюса Хуҗина башкарды.

Эльмира Кәлимуллина белән Динә Гарипова 16 апрельдә "Татнефть-арена» боз сараенда Евгения Плющенко һәм башка фигуристлар катнашында узачак шоуга да чакыру алганнар. Җырчы кызларыбыз Филипп Киркоров, Дима Билан, Николай Басковлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250