"Татар-информ" "Адәм белән һава йолдызлары - 2" концертын онлайн күрсәтәчәк
Тамаша 18:00 сәгатьтә башлана.
Иртәгә, 12 гыйнварда, 18:00 сәгатьтә Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә "Адәм белән Һава йолдызлары - 2" концерты булачак.
Тамашада Хәмдүнә Тимергалиева, Фидан Гаффаров, Ләйлә Дәүләтова, Рөстәм Нәбиев, Ландыш Нигъмәтҗанова, "Казан егетләре" төркеме һәм Әнвәр Нургалиев катнашачак.
Концертны "Татар-информ" агентлыгы онлайн күрсәтәчәк. Карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/311/.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа