Сызрань шәһәрендә Әлмәт театры «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле премьерасын тәкъдим итәчәк
Яшь тамашачыларга рус теелендәге «Играем маленького Мука» спектаклен күрсәтәчәкләр.
20 ноябрьдә Әлмәт Татар дәүләт драма театры Сызрань шәһәрендә «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта Сызрань татарлары милли-мәдәни автономиясенең рәсми сайты хәбәр итә.
Әлмәтлеләр Сызрань театры сәхнәсендә тамашачылар игътибарына иң яхшы комедияләрнең берсе – Туфан Миңнуллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклен тәкъдим итәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.
Әлмәт театрында Уфа режиссеры Эдуард Шаһов сәхнәләштергән рус телендәге «Играем маленького Мука» спектаклен яшь тамашачыларга күрсәтәчәкләр.
Спектакльнең премьерасы 20 ноябрьдә А.Толстой исемендәге Сызрань Драма театры сәхнәсендә була. Башлана – 18.30 сәгатьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа