Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Сәйдә Мөхәммәтҗанова “Голос. Дети” проектында җиңүгә дәгъва кыла

"Беренче канал"ның "Голос. Дети" проектына яңа этап өстәлде. Ул 10 апрельдә "Время" тапшыруыннан соң турыдан-туры эфирда узачак.

Әлеге этапта ярым финалга чыккан, әмма алга таба уза алмаган балалар катнашачак. Көрәш барышында тамашачыларның иң күп тавышын җыйган катнашучы финалга чыгачак.

Шулай итеп проект финалында һәр остазның икешәр түгел, ә өчәр вәкиле чыгыш ясаячак. Пелагея командасыннан әлеге мөмкинлеккә Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Катрина Паула Диринга, Екатерина Бизина дәгъва кыла. Билан командасыннан финалга чыгу өчен Евдокия Малевская, Мария Мирова һәм Даниил Фурман көрәшәчәк. Максим Фадеев командасыннан кемнәр буласы шушы атнада җомга көн эфирга чыгачак программадан соң билгеле булачак.

Әлеге этапта һәр кандидат яңа җыр башкарачак. Шулай итеп, Казан җырчысы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың суперпроект финалына чыгу өчен тагын бер мөмкинлеге пәйда булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса