Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Сугыш чукмары икәнен белә идек инде"

Халык Гөлназ Асаевага бик ачуланган бит әле.

Ул купальникта бокс белән шөгыльләнүе турында видео элгән.
"Дуслар, әйе, бокска язылдым бит. Беренче тапкыр үлә яздым, бөтен куллар авыртып, ник килгәнемә үкенеп. Икенче көнгә сөенүемне белсәгез. Шулхәтле рәхәт авырту тәндә. Хәзер бер көн дә калдырасым килми. Шәп", - дип язган ул, дусларына да тәкъдим иткән.

Гөлназның бу постына бик күп комментарийлар калдырганнар.

"Гөлназ бар да яхшы, футболка яки майка кисәң, тагын да әйбәтрәк. Син бит татар кызы", - дип киңәш иткәннәр аңа.

"Купальник яхшырак", - дип яза тагын берсе.

"Анысын да салсын", - дип тәкъдим итә башкалары.

"Әйе, озын күлмәк киеп, яулык бәйләп барсын. Ничек иренмичә шундый киңәшләр биреп утырасыз?"

"Балакаем, Гөлназ, пәлтә һәм итек киеп куй, сүзе булмас".

"Бу нәкъ менә синең спорт төрең".

"Кирәк булыр әле тормышта".

"Сугыш чукмары икәнен белә идек инде"...

Фото:скриншот Инстаграм

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса