Әлмәт таңнары

SOS! Әлмәт музеена ярдәм кирәк

2015 елда татар матбугаты оешуга 110 ел тулды. Бу дата 1905 елда беренче тапкыр Санкт-Петербургта "Нур" газетасы чыга башлау белән бәйле. Әлеге уңайдан Кичүчат авылына Татарстан Журналистлар берлеге әгъзалары җыелды.

"Ни өчен Әлмәт?" диярсез. Моның җавабы гади. Беренчедән, журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге республикада иң зурларының берсе - бездә 78 әгъза теркәлгән. Икенчедән, төбәгебез күренекле язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин һәм Фатих Кәриминең, шулай ук татар журналистикасы үсешенә лаеклы өлеш керткән филология фәннәре кандидаты Тәлгать Миңлебаевның туган ягы. Шунлыктан очрашуның төп темалары да әлеге шәхесләр белән турыдан-туры бәйле иде.

Казаннан килгән зур делегацияне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республиканың Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова җитәкләде. Кунаклар арасында Татарстанның башка районнарыннан да журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре бар иде. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Гуршин катнашты.

Беренче эш итеп Кичүчатка җыелган халык Риза Фәхреддин музее белән танышты. Кайчандыр Фәхреддиннәр йорты урынында урнашкан, 20 еллык тарихы булган әлеге учреждение фондын күренекле якташыбызның, аның туганнарының шәхси әйберләре, документлары, язучы исән вакытта ук басылган китаплары һәм хезмәтләре тәшкил итә. Экспонатлар арасында 1922 елда Россия һәм Себер мөфтие итеп билгеләнгән Фәхреддиннең шәхси Коръән китабы, кулъязмаларын йөртә торган юл сандыгы, "Шура" журналы төпләмәсе дә бар. 1908-1917 елларда аена ике тапкыр басылучы "Шура"ның 240 саны дөнья күргән һәм аның һәрберсе барлык дөнья мөселманнары арасында зур казаныш таба.

20 ел буе бөртекләп җыелган, бүген 3400 берәмлек, шуларның 1800 е төп фондка карый торган экспонатлар сакланучы музейның торышы күптән инде үзгәртеп коруга мохтаҗ. Карап торуга күз күрке булырдай учреждение, чынлыкта, тыштан ялтырап, эчтән калтырап торучы объектлардан булыр. Хәер, җиде дистә ел эчендә (төп өлеше 1940 еллар башында салынган, 1990 елларда янкорма өстәлгән) агач бина гына түгел, адәм баласы да туза бит.
Бу хакта район җитәкчелеге дә белә, республикадан килгән югары даирә кешеләре дә хәбәрдар. Музейга яңа бина төзү хакында мәсьәләне узган елгы шуңа охшаш чарада да күтәрелгән иде. Тик әлегә күңелне җылытырлык хәбәр генә килгәне юк.

- Бу проблеманы беләбез, хәл итәргә кирәклеген аңлыйбыз. Моның өчен җирле хакимият, нефтьчеләр, республика җитәкчелеге берләшергә тиеш, - диде түгәрәк өстәл артында булган сөйләшү вакытында Римма Ратникова. Ә инде үз эшен җиренә җиткереп, чын күңеленнән тырышып башкаручы коллективка Татарстанның "Яңарыш" фонды Рәхмәт хатын, музей директоры Диләрә Гыймрановага ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды.

Реклама

Риза Фәхреддин, аның апасының улы Фатих Кәрими - милли журналисткабызга нигез салучыларның эше, әлбәттә, дәвамлы булган. Совет Россиясендә бу йөкне Тәлгать Миңлебаев тарткан. Журналист-педагог үзенең якташлары кебек үк халыкның аңын агарту өстендә эшләгән, көчен чын журналист тәрбияләүгә юнәлдергән.

38 яше дә тулмыйча гомере өзелгән Тәлгать Миңлебаевны бүген кече ватаны Кичүчатта "очратырга" була. Риза Фәхреддин музеенда аның үз почмагы булдырылган, 8 ел укыган мәктәбендә (урта белемне Әлмәтнең 1 мәктәбендә ала) аңа атап музей ачканнар. Аны якыннан белүчеләр, аның хезмәтен һәм иҗатын бәяләүчеләр танылган якташыбызның исемен Әлмәтнең бер урамына биреп, шулай ук махсус җыентык чыгарып мәңгеләштерергә карар кылды.

Моннан тыш очрашуда татар матбугатының киләчәге хакында да уйланырлык мизгелләр булды. Беренче карашка, вәзгыять ул кадәр үк куркыныч түгел - республикада бер мең кешегә 339 данә вакытлы матбугат туры килә. Аерым алганда, татар телендә 161 газета һәм 52 журнал чыга. Без барыбыз да актуаль мәсьләләрне чагылдырып, аларны хәл итү юлларын бирергә тырышабыз, эшлибез. Тик журналист һөнәренең абруе белән бергә татар басмаларын укучылар кимеп баруына уфтанудан башка берни кыла алмыйбыз. Моңа җавап итеп мәртәбәле кунакларның социаль темаларны күтәрергә, негативтан китәргә, электрон системада эшне активлаштырырга дигән киңәшләре яңгырады.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: