Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Сәләт” II Халыкара белем бирү форумында 90 әлмәтле катнашачак

Яшьләрнең Алексеевск районы Биләр шәһәрчегендә узачак "Сәләт" II Халыкара белем бирү форумында 5 меңләп кеше катнашыр дип көтелә.

Әлмәттән бу чарага иң актив 90 укучы китә. Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия, 2 нче лицей, 5, 10 16, 17 нче мәктәп вәкилләре форум программасына кергән лекцияләр, мастер-класслар, тренинглар, проектлар лабораториясе, IT-лаборатория, татар теле лабораториясе эшендә катнашачак. Лекцияләрне Россия Фәннәр академиясе, Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, Мәскәү, Казан, Томск, Түбән Новгород шәһәрләреннән махсус чакырылган кунаклар алып барачак. Программага шулай ук спорт төрләре буенча ярышлар керә.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250