Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Синең язмышың сәхнәдә

Шимбә көнне Әлмәт театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итә.

"Язылмаган язмышлар" дип аталган һәм кече залга исәпләнгән театраль тамашаны сәхнәгә актриса Нәфисә Исмәгыйлева куйды.

"Язылмаган язмышлар" - вербатим, ягъни документаль театр дип бәяләнә. Чынбарлыктагы замандашларның тарихы, теге яки бу вакыйгага китергән сәбәпләр, реаль кешеләрнең үз кичерешләреннән алган сабагы турында тамашачыга актерлар сөйли. Алты монолог - алты язмыш турында бәян итәчәк. Вербатим XX-XXI гасырлар чигендә популярлаша. Әлмәтлеләрнең исә бу беренче чирканчыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса