Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Шомлы ялгызлык, яки Уят безне, Микулай!

Әлмәт театры Мансур Гыйләҗевнең «Микулай» пьесасы буенча моноспектакль чыгарды. Режиссеры – Хакасиядән Марас Чеббур.

Табадан төшкән өр-яңа әсәрне кулына алу белән театр директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Алынабыз, Микулайны уйнарлык актерыбыз бар», - дип кистереп әйтә. Рафик Таһировны күз уңында тота ул һәм ялгышмый. Рафик-Микулай аны көткәннән дә яхшырак уйнады булса кирәк. Һәрхәлдә, спектакльдәге һәр фикер, ишарә, мәгънә шәхсән мине һаман да эзәрлекли. Чөнки ул миңа да, сиңа да, синең күршеңә дә кагыла. Барыбыз да – авыл балалары, үсеп җитеп, авылны таш калага алыштырган кешеләр...

...Җанын шомлы тынлык йомарлаган авыл урамында ялгыз агай утыра. Бөтен авылга ул бердәнбер! Күзаллавым ямьле түгел: үле тынлык, яшел чирәм затлы келәмдер, тапталмаган, тузан капламаган, анда-санда йортлар, тәрәзәләре кадакланган, бүрәнәләренә караңгы төс иңгән, тәмам кыйшайганнар, аварга торган караңгы капкалар... Идәннәр шыгырдый, һәр тарафта искелек, черек исе... Яхшы фал түгел лә бу. Авыл ятим бала хәлендә. Микулай да... Торса-ятса, «әңгәмәдәше» – үз уйлары, җансыз курчаклар. Ата-анасы, балачак дуслары, кыз-хатыннар, авыл тормышы, үлем – Микулайның ялгызлык халәте бар нәрсәне барлый, үткәннәре җибәрми. Авылдагы ялгыз инсан буларак, спектакльдә Микулай үзе генә сөйли, авыл тормышын ярыйсы гына тулы җиткерә. Әмма бу һич кенә дә ялыктырмый. Нотык укып утырмый ла ул! Ашын да пешерә, маен да яза, мунчасын да керә, салкын су белән дә коена... Әледән-әле курчак рәвешендә, я булмаса хатирәләрне яңартучы образлар буларак спектакльдә уйнаучы бер төркем артистлар аңа тагы да җанлылык өсти, бөтен нечкәлекләрне барларга булыша - кайбер урыннарда хәтта артыгын да, кешегә сөйләми, сөйләргә ярамый торганнарын да, колакларны ярып керүче «интимлыкны» да... Анфиса-Лилия Заһидуллинаның бию-хәрәкәтләре исә Микулайны гына түгел, тамашачыны да иләсләндерә кебек. Ә менә керәшен җыр-биюләре күңелләрне җилкендерә...

Ә бит кайчандыр Сарсаз Күл авылы гөрләп торган. Керәшеннәр авылы ич ул! Алар бәйрәм итәргә хирыс халык, җир җимертеп эшлиләр дә, күңелле ял итәләр, “сулга” да йөриләр, көмешкә дә эчәләр. Микулай шулай ди. Яшьлегендә абзый башкалар кебек кайнап яшәгән булса, бүген аның вазифасы башка: урамдагы зур шәмнең утын вакытында кабызырга, вакытында сүндерергә кирәк. Тәүлек саен баш очыннан узучы 20 самолет очучысы адашмасын өчен. Юлы да юк, уты да. Аның каравы, үзе әйтмешли, Микулай – олигарх. Берүзенә 18 йорты бар, һәрберсенең мунчасы, каралты-курасы, бакчасы, умарталары, урманы... Күле генә юк, кипкән, «күл киткәнгә халык китте», ди ул. Туры гына килгәндер лә. Матдилек белән авыручы халыкның таш калага китүенең төп сәбәбе тирәндәрәк, Микулай, монысы хөкүмәтне дә уйландырырга тиеш: зур тизлек белән җилдерүче оптимизация мәктәпләрне йота, яшьләрне куа, авылга игътибар булмау юлсыз калдыра, утны өздерә... Иң кызганычы, милләтләрне яшәтүче, берләштерүче авыллар шулай бетә, халыклар тарала, милләтләр югала, йолалар онытыла, тел юкка чыга, тарих та юыла. Керәшен татарларының руслашуына Микулайның эче пошуы юкка түгел шул. Әйткәндәй, быел безне халык исәбен алу көтә. Уйланырга урын бармы? Бар! Җитди темалар күтәрүче театрга, Микулайга рәхмәт! Чәйнәп каптырганны йотасы, сәхнәдән җиткергәнне ишетәсе генә калды.

Спектакль көчле: эчтәлеге дә, куелышы да, бирелеше дә. Иҗат төркеме үк моңа ишарәли – Хакасия режиссеры, бик күп фестивальләр лауреаты Марас Чеббур, рәссам алтайлы Алан Саймин, хореограф Алинә Мостаева, ут куючылар, музыка бизәлеше өчен җаваплылар, актерлар зур эш башкарганнар. Премьераны карарга килгән драматург Мансур Гыйләҗев тә соклануын яшермәде, театрга рәхмәтен җиткерде.

P.S. Беткән авылның янәдән тернәкләнеп китүенә ышану авыр, билгеле. Әмма бетү чигенә җитеп килгән авылларны торгызырга була. Уят әле безне, Микулай!

Фото: Татьяна Афонина

Гөлназ Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса