Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Шанс" бию төркеме яңа үрләр яулый

"Шанс" - өмет дигән сүз. Түбән Мактаманың 2 нче мәктәбендә 1998 елда оешкан бию төркеме әнә шундый исемне йөртә һәм бу юкка түгел. Чөнки 16 елга якын дәвердә әлеге төркемдә тәрбияләнгән күпме егет-кызда сәнгатькә мәхәббәт уятып, аларның ата-аналарына балаларын урам шаукымыннан сакларга өмет биргән коллектив бу.

Шул вакытта халык һәм эстрада бию серләренә төшенеп 200 ләп егет һәм кыз өлгергәнлек аттестаты алып чыккан. Кайберләре хәтта алдагы язмышларын профессиональ бию белән дә бәйләргә булган.

Төркемне Гөлнара Уралова җитәкли. Бала вакыттан ук биюгә гашыйк, күбәләк кебек җиңел, җилдәй җитез һәм еландай сыгылмалы бу ханым заманында бии-бии мәктәпне тәмамлаган, Әлмәт нефть институтында геология серләренә төшенгән, "Татнефть" компаниясенә эшкә урнашкан, тормышлы булып бәби алып кайткан һәм менә инде икенчесенә авырлы булып ялга җыенып йөри. Матур булып түгәрәкләнеп килүе әлеге ханымны аерата күркәм итсә дә, урта төркем биючеләренә чираттагы "па"ны күрсәткәндә "булачак нарасыена зыян салмас микән?" дигән шик уята.

- Анысы өчен курыкмасагыз да була. Балачактан биюгә күнегеп, чыныгып үскән кешегә ул куркыныч түгел, киресенчә, файдалы да әле, - дип мине тынычландырырга ашыга Гөлнара һәм балалар белән эшләвен дәвам итә.

Бүген төркемнең ике составында 50 бала шөгыльләнә: өлкәннәр һәм 1-2 нче сыйныф укучылары. Җитди оешмада эшләп, бию төркемен әзерләүне хоббие итеп таныган Гөлнара алар белән кичен һәм ял көннәрендә генә шөгыльләнсә дә, кыска гына вакыт эчендә инде нәниләргә дә ике композиция өйрәтеп куйган.

- Кагыйдә буларак, ел саен яңа биюләрнең саны шуннан да ким булырга тиеш түгел. Чөнки безгә үсәр өчен бәйге-фестивальләрдә катнашасы бар, ә анда ел саен төрле бию таләп итәләр. Моннан тыш, булган биюләрне яңа элементлар белән төрләндереп, катлауландырып-шомартып торабыз, - ди ул, балаларның бию костюмнары саклана торган бүлмәгә чакырып.

Төркем репертуарында эстрада биюләре дә, халыкныкы да булганга, аларның костюмнары да күптөрле. Тик, башлыча, алар төрле биюгә өстәмә детальләр кертеп үзгәртелә торган "трансформер" тибында тектерелгән. Аларны мәктәп һәм бистә җитәкчелеге ярдәме белән дә, иганәчеләр акчасына да, ата-аналар хисабына да булдырганнар.

Ә инде бәйгеләргә килгәндә, "Шанс" төркеме аларда бер дә сынатмый. Ел саен "Татнефть" ААҖ "Рухият" фонды оештырган "Сандугач сайрар илем"дә, "Чыңлы тамчылар" шәһәр бәйгесендә уңышлы гына чыгыш ясый, "Созвездие-Йолдызлык" республика фестивалендә даими рәвештә җиңү яулый. Узган елгы җиңүе төркемне Кырымга ике атналык сәфәрле итә. Аның барышында биючеләр Симферопольдә хәрби диңгез флотчыларын сәламләп, Бахчасарайда узган бәйрәмдә катнаша. 2011 елда бию төркеме Санкт-Петербург шәһәрендә узган "Тылсымлы феерия" халыкара бәйгесендә катнашып беренчелекне алып кайта.

Моннан тыш төркемдә тәрбияләнүчеләр - Түбән Мактамада узган халык җыеннары һәм бәйрәмнәрнең актив катнашучылары, аларны Әлмәт Сабантуенда, Шәһәр көнендә дә күрергә була.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса