Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара опера фестивале “Севильский цирюльник” премьерасы белән башлана

Быел Шаляпин фестивален Санкт-Петербург режиссеры Юрий Александров тарафыннан Дж. Россини әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Севильский цирюльник" премьерасы ачып җибәрә. Мәдәни форум 2-18 февральдә Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уздырылачак.

Быел халыкара опера фестивале Казан операсының 140 еллыгына багышлана. Тарихка күз салсак, башкалада даими опера сезоннары 1874 нче елда башланган.

Театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, быелгы форум афишасында вакыт сынавы узган спектакльләрне күрергә була. Тик фестиваль спектакльләренә билетлар инде сатылып беткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250