Әлмәт таңнары

Сезгә нинди җыр кирәк?

Татар эстрадасындагы миллилек, мәгънә һәм зәвык кебек төшенчәләргә битараф булмаганнар шактый сәнгать дөньясында. Моның шулай булуы куандыра. Төрле караш, төрле фикерләр. Ләкин һәркайсы бер ноктага килеп туктала.

Эльмира Хәсәнова, Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары:

- Татар эстрадасының бүгенге халәтен төрлечә аңлатырга була: җырчылар күп, җырлар күп, ә менә мәгънәле җырлар азрак яңгырый, кызганычка каршы. Бәйрәм концертлары, төрле чаралар әзерли башласак, репертуарында темасына туры килә торган артистларны, җырчыларны таба алмый интегәбез. Халык җырлары җырлауларын, ретро җырларны заманчалатып, яңа форматта яздыруларын, яңгыратуларын да сорыйбыз. Ләкин бу зур чыгымнар сорый торган эш. Заказ белән мондый җырлар яздыру бер якка да отышлы түгел. Чөнки ул җыр яңадан башкарылмаячак (концерт саен бер үк җырчы бер үк җырны башкарса, бар да туеп бетәр иде. Җырчының тамашачысына ул җыр кирәкми). Монда җырчыны да гаепләп булмый. Тамашачының менталитеты башка, зәвыгы үзгәрде. Яшьләр өчен бер формат, урта буынга икенче, ә өлкән буын бөтенләй башка җырлар тыңларга ярата. Һәр буынга тәңгәл килә торган репертуарлы артистларыбыз бармак белән генә санарлык (Казан артистларын күздә тотып әйтәм монысын).

Шулай ук кайбер җырчыларыбызның үз йөзе юк. Күбесенчә алар үзләренең кумирларына «пародия» ясый, аларга охшатып җырларга тырыша, киенә, сәхнәдә үзен шулай тота. Мин сәхнәдә һәр артистның үз йөзе булырга тиеш дип саныйм.

«Сәер» җырлар башкаручы җырчыларны да гел гаепләп утырып булмый. Ул «җыр»ларны язучы авторлар бар бит. Кемдер сүзен язган, кемдер шул юлларга көен иҗат иткән.

Луиза Якупова, җырчы:

- Татар җырының сыйфаты кимеде (бетте дип әйтсәк тә була). Бөтен җырчылар үз язмаларын халыкка ошасын дип ясый. Халык исә (тыңлаучы) мәгънәсе булмаган шигырьне, теләсә нинди көйгә салынган «җырлар»ны «йота», тиз генә өйрәнеп, телләреннән төшерми.

Ә бит 60-80 еллардагы байтак кына җырларга күз салмак, аларның шигырьләре бай эчтәлекле, мәгънәле, көе өч нотадан гына түгел, катлаулы.

Реклама

Бүгенге көндә мәҗлесләр темасына да күз салсак, килгән кунакларның күбесе (профессиональ җырчыларны да кертеп) фонограмма кулланып, заманча җырчыларның хитларын башкара. Ә гадәти табын җырларының, халык җырларының, такмакларның сүзләрен белмиләр. Кызганыч, яшь буын да, өлкәнрәкләр дә. Шулай яшибез, җәмәгать!

Людмила Аланлы, шагыйрә, җырчы, композитор:

- Бүгенге көндә һәрбер җырчының үз репертуары бар. Җырчылар бай репертуарлы. Һәр җырчыга да бөтен темага җыр кирәк дип саныйм. Туган көн, дуслар, туган як, сөйгән яр һ.б. Әти-әни темасы инде ул һәрвакыт

актуаль. Андый темага һәрбер җырчы үз җырын башкара. Җырчылар яңа темалар да эзли, әлбәттә. Илсөя Бәдретдинова, мәсәлән. Ул үзенчәлекле җырлар башкарырга тырыша.

Шәхсән үзем репертуарымда төрле темадагы җырлар булдырырга тырышам. Ләкин минем үз репертуарымда Сабантуйга, яисә табибларга багышланган җыр юк. Димәк, әле тема төрлелеге өстендә эшләргә кирәк. Һәр җырчының үз аудиториясе. Шуны тыңларга баралар концертларга. Мин үзем татар җырлары миллилеген югалта дип санамыйм. Чөнки чын татарча милли җырлар туа тора һәм җырчылар аларны башкара торалар. Илгиз Закиров, Альфред Якшимбетов, Фирзәр Мортазин кебек композиторлар һәрвакыт милли көйләр иҗат итәләр. Ә татар милли җыры ул югалмаячак.

Димәк, әле өмет өзелмәгән, милли җыр сәнгатебез яшәр дип уйлыйлар. Шулай булсын. Тик моның өчен тырышырга, аны пропагандаларга, халыкка җиткерергә кирәк. Тамашачының зәвыгын тәрбияләгәндә, милли җырларыбызга мәхәббәт уятканда, саклаганда гына югалмас ул хәзинә.

Рәфкать Шаһиев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: