Сергей Лазарев финалга үтте
Израильдә өченче тапкыр үтүче “Евровидение” конкурсы якшәмбе ачылган иде. Тель-Авивта ул көнне махсус келәмнән 41 ил делегациясе узды.
Кичә “Евровидение” конкурсының икенче ярымфиналын тамаша кылдык. Сәхнәгә 18 ил вәкиле чыкты. Безнең Сергей Лазарев унөченче булып чыгыш ясады. Репетицияләрдә техник авырлыклар килеп туса да, чыгыш ясаганда алар сизелмәде.
Җыр озакка сузылган кул чабулар белән тәмамланды.Финал шимбә үтәчәк. Сергей җиңмәсә дә, беренче өчлектә булачак, дип фаразлый белгечләр.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа